Әкиятлеләр ерак юлга әзерләнә

2013 елның 18 октябре, җомга





Казанның «Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашырга җыена. Алар анда татар әкиятләрен күрсәтергә ниятләгәннәр.



9 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестиваленә бара.

 


Әзербайҗан башкаласында узачак театраль чарада татар артистлары Габдулла Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен тәкъдим итә. Гәрәй Рәхим инсценировкасы буенча куелган әкиятне Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров сәхнәләштергән. 2011 елда узган Баку фестивалендә «Әкият» «Гуси-лебеди» спектаклен күрсәткән иде. Бу фестивальдә Әзербайҗан, Италия, Бөекбритания, Венгрия, Хорватия, Төркия, Швейцария, Япония, Грузия театр коллективлары катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

 


11-16 ноябрьдә рус төркеме артистлары исә «Бурса-Карагёз» XV Халыкара курчак театрлары проектында катнаша. Төркиянең Бурса шәһәрендә оештырыла торган фестиваль кунаклары хозурына Гадел Хәеровның татар халык әкиятләре нигезендә иҗат ителгән «Өч кыз» спектакле тәкъдим ителә. Спектакльнең режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко.

 


Фестивальләргә чакыру алганчы «Әкият» театры сайлап алу турлары узган. «Безнең өчен бу бик шатлыклы вакыйга.Без дөньяның башка коллективлары белән көч сынашабыз, аларның актерлары, режиссерлары белән тәҗрибә уртаклашачакбыз» ,- ди театрның директоры Роза Яппарова.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International