Бүген Казанда «Мәгълүматлаштыру - Россия төбәкләрен камилләштерүнең нигезе» исеме астында илкүләм IT-форум уза. Чарада Россия Хөкүмәте вәкилләре белән беррәттән халыкара танылган компанияләр дә катнаша.
Форумның максаты - тормышның халык өчен аеруча әһәмиятле булган өлкәләрен уңайлы мәгълүмати технологияләр беән тәэмин итү, әлеге тармактагы кызыклы проектларны барлау. Хөкүмәт вәкилләре, зур IT-компанияләр һәм Россиянең төбәк җитәкчеләренә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен бәйсез мәйданчык булдыру - шулай ук мөһим максатларның берсе буларак карала.
Мәсәлән, чараның пленар утырышы мәгълүматлаштыруның икътисади үсешкә йогынтысы турында фикер алышуга багышланды. Федерация Советында мәгълүмати җәмгыятьне үстерү буенча комиссия рәисе Руслан Гаттаров үзенең чыгышын «Электрон хөкүмәт» проекты белән бәйле мәсьәләләргә багышлады. «Россия бик зур ил. Электрон хөкүмәтнең бер төбәктә яхшы эшләп, икенче урында түбән дәрәҗәдә оештырылган булуы бер дә яхшы күренеш түгел. Безгә әлеге эшчәнлекне россиякүләм дәрәҗәдә бердәм итеп башкару кирәк», - дип белдерде ул чарага җыелган делегатларга.
Әлеге проектның Татарстанда аеруча уңыш казанган булуы беркем өчен дә сер түгел. Руслан Гаттаров фикеренчә, республикада әлеге мәсьәлә, беренче чиратта, җитәкчеләрдә яклау тапкан. Үзләрендә сынап караганнан соң гына алар әлеге системаны халыкка тәкъдим иткән.
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, республикада һәр секунд саен ике электрон хезмәт башкарыла. Шул рәвешле, халык аена 2,5 миллион хезмәтне интернет аша тормышка ашыра. Мәсәлән, 2012 елда татарстанлылар өчен 16,3 миллион электрон хезмәт күрсәтелгән. Быел исә бу сан 40 процентка югарырак булырга тиеш.
Әлеге федераль форум быел беренче мәртәбә генә уздырылуга карамастан, ул Россиянең төбәк җитәкчеләрендә дә зур кызыксыну уяткан. Чара ахырына аларның барысы да үзләре өчен файдалы булган мәгълүмат туплар һәм әлеге тәҗрибәне үз төбәкләрендә актив кулланыр, дип ышана оештыручылар.