ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Правда” җаваплылыгы чикле ширкәтенең ике фермасында – Мәмдәлдә һәм Юртышта  1886 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 500е – савым сыерлары.  Малкайларны уналты сыер савучы карый, Гөлфинә Гыйззәтуллина – шуларның берсе.

24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы вакытта республикада иң актуаль проблемаларның берсе – балалар бакчаларына бәяләр арту. Әлеге мәсьәлә ата-аналарны гына түгел, ә Татарстанның Дәүләт Советы депутатларын да борчый.
Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары чираттагы утырышларына җыелды. Анда каралган төп мәсьәләләрнең берсе -  Татарстан Президенты тарафыннан кертелгән 2014-2016 елларга республика бюджеты проектын тикшерү.

23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Ноябрь бәйрәмнәрендә Казанны туристлар «басып алачак». Татарстан башкаласы әлеге ялларда калага рәхим итәчәк чит ил кунаклары саны буенча Россия шәһәрләренең беренче унлыгына эләккән.
“Хузур” нәшият йортында "Нәзурәтел-хак" китабы дөнья күрде. Әлеге басма - республиканың Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Татарстанда Мәрҗани елы” кысаларында олуг татар дин белгеченең ястү намазына багышланган дини фәнни хезмәт.

22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Республикабыз җитәкчелеге башка илләр белән хезмәттәшлекне ныгыту юнәлешендә актив эшли. Узган атнада, әйтик, Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Германиядә эш сәфәрендә булып кайтты. Бу визит Татарстан бизнесы өчен химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше кебек өлкәләрдә яңа мөмкинлекләр ачкан.
Россия стратегик тикшеренүләр институтының (РИСИ) Идел буе үзәгендә яңа җитәкче билгеләнде. Ул - философия фәннәре кандидаты, Санкт-Петербург идарә һәм икътисад  университетының Казан филиалы доценты, язучы Фирдүс Дәүбаш.

21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Түрәләр дәүләт һәм муниципаль заказларны үз максатларында куллануны дәвам итә. Татарстан Прокуратурасы ел башыннан алып әлеге өлкәдә 650 хокук бозу очрагын ачыклаган.
“Әкият” курчак театры Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүче кечкенә тамашачыларга “Кәҗә белән Сарык” спектаклен тәкъдим итә.

18
октябрь, 2013 ел
җомга
“1990нчы еллар башында татарларның милли үзаңында күтәрелеш булды, ә хәзер без суверенитетлыкны югалттык, мөстәкыйльлекнең эзе дә калмады, дип әйтәләр. Бу алай түгел: соңгы 20 елда без бик нык үзгәрдек, бүген ул чордагы күтәрелешнең, үткән елларда эшләгәннәрнең нәтиҗәсен күрәбез - “татар дөньясы” дигән төшенчә барлыкка килүен ышанып әйтә алабыз”, - дип белдерде бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров Казан журналистларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International