Ноябрь бәйрәмнәрендә Казанны туристлар «басып алачак». Татарстан башкаласы әлеге ялларда калага рәхим итәчәк чит ил кунаклары саны буенча Россия шәһәрләренең беренче унлыгына эләккән.
Туристлар арасында аеруча зур кызыксыну уяткан шәһәрләр арасында Казаннан кала Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Түбән Новгород, Сочи һәм башка калалар бар. Бу турыда Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына Россия кунакханәләренә урыннарны алдан алып кую буенча сервис - Oktogo.ru сайты хәбәр иткән. Исемлекне төзегәндә, белгечләр 1 ноябрьдән алып 5сенә кадәр булган мәгълүматны файдаланган.
Чит илләргә килгәндә, россиялеләр Чехия, Финляндия һәм Балтыйк буе илләренә аеруча өстенлек бирә икән. «Россиядә исә Алтын боҗрага кергән шәһәрләр, Казан һәм Сочи популяр», - дип белдерә сайтның теләктәшлек хезмәте җитәкчесе Ольга Фаваризова.
Ноябрь бәйрәмнәрен россиялеләрнең күбесе Хельсинки, Амстердам, Таллин, Прага, Париж, Рига, Киев, Лондон, Вильнюс һәм Будапешт шәһәрләрендә уздырырга ниятли.