Рәис Сөләйманов урынына яңа кеше

2013 елның 22 октябре, сишәмбе







Россия стратегик тикшеренүләр институтының (РИСИ) Идел буе үзәгендә яңа җитәкче билгеләнде. Ул - философия фәннәре кандидаты, Санкт-Петербург идарә һәм икътисад  университетының Казан филиалы доценты, язучы Фирдүс Дәүбаш.

 


Исегезгә төшерәбез: сентябрь аенда Татарстан Прокуратурасы, Рәис Сөләймановка ялган хәбәр таратканы һәм теге яки бу милләт вәкилләре, конфессияләре арасында низаг чыгарырга омтылуы өчен кисәтү белдергән иде. РСТИның Идел буе үзәгендәге ул вакыттагы җитәкчесе Рәис әфәнде республика урманнарында исламчыларның хәрби-күнегүләр лагере урнашуы һәм төбәктә радикаль ислам җәелү турындагы ялган мәгълүмат бирүе расланды.

 


Соңыннан институтның Мәскәүдәге дирекциясе Идел буе үзәгенең офисын Казаннан Түбән Новгородка күчерергә карар кылган. Татарстан башкаласында исә әлеге үзәкнең филиалы (бүлекчәсе) генә сакланып кала. 

 

 

Фирдүс Дәүбаш (Фатклисламов) тәңречелекне

алга сөргән галим буларак билгеле (www.devbas.ru)




РСТИ директоры Леонид Решетников бүген Казан бүлекчәсенең яңа җитәкчесен журналистларга шәхсән үзе тәкъдим итте. Лобачевский исемендәге китапханәдә ул Татарстан галимнәре, сәясәтчеләр белән очрашты. Биредә Решетниковның “Вернуться в Россию: третий путь или тупики безнадежности” дигән китабы да тәкъдир ителде.


“Беренче максатым -  республикадагы оешмалар белән үзара аңлаешлы мөнәсәбәтләр булдыру. Фәнни һәм уку йортлары белән элемтәләрне ныгыту, иң мөһиме - экспретлар советы белән тыгыз хезмәттәшлек итү”, - диде яңа билгеләнгән Фирдүс Дәүбаш



Мөршидә КЫЯМОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International