Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары чираттагы утырышларына җыелды. Анда каралган төп мәсьәләләрнең берсе - Татарстан Президенты тарафыннан кертелгән 2014-2016 елларга республика бюджеты проектын тикшерү.
2014 елда бюджет керемнәренең гомуми күләме 138,7 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш, ә чыгымнар исә якынча 144 миллиард сум булыр, дип уйланыла. 2016 елга инде керемнәр – 146,7 миллиард, ә чыгымнар якынча 159 миллиард сум булыр дип планлаштырыла. Әлеге мәгълүматны депутатлар игътибарына Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин җиткерде.
Татарстанның Хисап палатасы белгечләре уздырган экспертиза нәтиҗәләренә караганда, киләсе елда республиканың салым керемнәре 2013 ел белән чагыштырганда 9,8 процентка артып, якынча 122,7 миллион сум тәшкил итәргә тиеш. Шулай да, үткән еллардагы кебек үк, бюджетның иң күләмле керем чыганагы - табышка салым. Хәзерге вакытта салымнарның 36 процентын нәкъ менә әлеге төр салым тәшкил итә.
Бюджет дефицитына килгәндә, киләсе елда ул 5,4 миллион сум булыр дип көтелә. Агымдагы ел белән чагыштырганда бу шактый аз – быел әлеге күрсәткеч 11,5 миллион сум.
Татарстан икътисадының хәзерге торышы һәм киләсе елларга прогнозлар белән депутатларны республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов таныштырды. Билгеле булганча, быел икътисадый үсеш башка еллар белән чагыштырганда шактый әкрен бара. Шуңа күрә ел азагына эчке тулаем продуктның күләме якынча 1 триллион 520 миллиард сум тәшкил итәр, дип уйланыла. Ә менә 2014 елда әлеге күрсәткеч 4,2 процентка күтәрелергә тиеш, дип ышандырды министр.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республиканың сәнәгать тармагында шактый җанлану сизелә. Әлеге өлкәдә җитештерүчәнлек индексы 2014 елда 104 процент дәрәҗәсендә сакланыр, дип көтелә.
Хезмәт хакларына килгәндә, 2013 елда Татарстанда җан башына уртача керем аена якынча 26 мең сум тәшкил иткән булса, 2014 елда бу сан якынча 30 мең сум булачак, ә 2016 елда исә халыкның уртача хезмәт хакы 37 мең сумга кадәр күтәрелергә тиеш.
Закон проектында 2014 елда стипендияләр күләме 5 процентка, ә 2015 елда исә тагын 5 процентка артачак, диелә. Туклану, дарулар белән тәэмин итү һәм гамәли йөкләмәләрне үтәү кебек тармакларда да түләүләрне киләсе ике елда 10 процентка арттырырга уйлыйлар.
Хәер, депутатлар айлык түләүне бары тик 5 процентка гына күтәрү дөрес түгел, дип саный, чөнки бу хәтта инфляция күрсәткечен дә капламый. Закон проектының бу өлеше яңадан каралырга тиеш, дип саный депутатлар.
Бюджет турында берничә сәгатькә сузылган фикер алышулардан соң әлеге закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Шулай да, депутатлар аның эчтәлегендә аерым игътибар сорый торган һәм эшләп бетерү таләп ителгән кайбер нигезләмәләр бар дигән нәтиҗәгә килде. Мәсәлән, проектта казна акчаларын файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруда һәм бюджет чыгымнарын оптимальләштерүдә, муниципаль берәмлекләрнең салым потенциалын үстерүдә җирле үзидарә органнарын кызыксындыруның бернинди механизмнары да каралмаган.
Рәмзия ЗАКИРОВА