Түрәләр дәүләт һәм муниципаль заказларны үз максатларында куллануны дәвам итә. Татарстан Прокуратурасы ел башыннан алып әлеге өлкәдә 650 хокук бозу очрагын ачыклаган.
Мисал өчен, Яшел Үзән башкарма комитеты һәм җирле “Экоресурс” Мунициапаль унитар предприятиесе 2011 елның ахырында электрон аукцион нәтиҗәләре нигезендә территорияне тәртипкә китерү буенча эшләр башкаруга ике муниципаль килешү төзегән. Анда каралган эшләрнең гомуми бәясе 1 миллион сумнан арта.
Шул ук вакытта кабул итү турындагы актлардан шунысы аңлашыла: территорияне тәртипкә китерү эше үтәве мөмкин булмаган вакытта - килешүләр төзелгәннән соң ике көн эчендә үк башкарылган. Прокуратура эшләрнең башка оешмаларның көче белән алданрак үтәлүен ачыклаган.
Хәзерге вакытта республика тикшерү органнарында әлеге өлкәдәге җинаятьләр турында 11 эш бар.