Татарстан Германия икътисадын үрнәккә ала

2013 елның 22 октябре, сишәмбе






Республикабыз җитәкчелеге башка илләр белән хезмәттәшлекне ныгыту юнәлешендә актив эшли. Узган атнада, әйтик, Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Германиядә эш сәфәрендә булып кайтты. Бу визит Татарстан бизнесы өчен химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше кебек өлкәләрдә яңа мөмкинлекләр ачкан.





Әлеге эш сәфәре нәтиҗәләре турында бүген Хөкүмәте йортында узган матбугат очрашуында сүз барды. Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, республикабыз Германия белән тыгыз элемтә булдырырга тырыша. Соңгы биш елда гына бу ил белән тышкы сәүдә әйләнеше 1,8 тапкырга артып, 2012 елда 1 миллиард евро тәшкил иткән.   


Соңгы эш сәфәре дә яңа килешүләр төзелүе белән сөенечле. Әйтик, «Казаноргсинтез» һәм Coperion GmbH компаниясе югары сыйфатлы полиэтилен җитештерү мөмкинлеге биргән җайланма кайтарту турында килешү төзегән. Моннан кала «Түбән Кама нефтехим» да Linde AG компаниясе белән бик мөһим килешү имзалаган.


“Соңгы сәфәребез вакытында без Германия икътисады никадәр төгәл эшләвенә, сәнәгать cәясәте никадәр дөрес оештырылуына кабат төшендек ”, - дип ассызыклады Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев.




Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International