Күптән түгел Сочи шәһәрендә спорт туризмына багышланган Россиякүләм яшьләр фестивале узды. Татарстан командасы әлеге бәйгедә мәртәбәле беренче урынны яулый.
18 октябрь көнне Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм республиканың Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов җиңүчеләр белән очрашты.
Дөрес, Татарстан командасын бәйгенең абсолют җиңүчесе дип әйтеп булмый – аларга бу мактаулы исемне Башкортстан яшьләре белән бүлешергә туры килгән. Шулай булуга да карамастан, мондый күрсәткеч республика яшьләренең ни дәрәҗәдә тырыш һәм максатчан, ә физик әзерлекләренең ни дәрәҗәдә югары булуын тагын бер кат ассызыклап күрсәтә.

Фестивальдә Татарстанның яшь спортчылары су, тау, җәяүле һәм велотуризмга аеруча өстенлек биргән. Нәтиҗәдә, берсеннән-берсе авыррак сынауларны уңышлы үтеп, әлеге 16-21 яшьлек туристлар “җиңүче” исеме яулаган.
Катнашучы һәм тренерларның тырышлыгына исең-акылың китәр. Ник дигәндә, хәзерге вакытта Татарстанда балалар өчен туризм түгәрәкләре бик аз санда калган икән. 10 ел элек 42 андый үзәк булса, хәзер бары тик 8 (!) генә, ди.
Рафис Борһанов әлеге мәсьәләне һичшиксез чишү кирәклеген билгеләп үтте. Алга таба бу эшчәнлекне муниципаль берәмлекләр белән берлектә башкарырга өндәде.
Җитәкчеләр, үз чиратында, яшьләргә республика исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде, ә аларның тренерларына исә Рәхмәт хатлары тапшырылды.