Журналистика һәм полиграфия ветераннары Зөядә җыелды

2013 елның 5 октябре, шимбә






Ел саен, көзге салкынга карамастан, мәгълүмат чаралары һәм полиграфия ветераннары очраша. Быел  каләм ияләренә Болгар һәм Зөя тарихи-архитектура музей-тыюлыкларына экскурсиягә бару бәхете насыйп булды. Экскурсия төрен ветераннар үзләре тәкъдим иткән. Моны алар актив тормыш образы һәм яңалыклар яратулары белән аңлатты. Бер төркем журналистлар Болгарга, икенче төркем - Зөя утравына юл тотты.

 



Әле утрау территориясенә кергәнче үк, Зөя безне тау башында калкып торучы мәһабәт биналары белән таң калдырды. Башта журналистларны крепостьнең тарихы, төзелү сәбәпләре белән таныштырып киттеләр. Белгәнебезчә, шәһәр 1551 елда Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алырга килгәндә төзелә. Патша гаскәре Улич районында алдан әзерләнеп куелган бүрәнәләрне Идел елгасы буйлап Зөя утравына китерә. Шуңа күрә крепость бик кыска вакытта, барлыгы дүрт атна эчендә калкып чыга.



Утрауның күп кенә биналары реставрациядә булуы аркасында экскурсия урамда узды. Алай да, берничә гыйбәдәтханәләр белән якыннанрак та танышып булды. Теләгән кешеләр чиркәүгә кереп туган-тумачаларына шәмчекләр дә куеп чыкты.



Журналистларны күбрәк Зөянең Успенский чиркәве, “Собор Богоматери Всех Скорбящих Радости” дигән  гыйбадәтханәләре кызыксындырды. Шулай ук иң борынга бина булып саналган Троицк чиркәвенең бары тик агачтан гына (кадак һәм башка төзелеш материаллары кулланмыйча) ясалуы күбесен гаҗәпләндерде. Зөянең барлык йортларын, урамнарын, җир асты каналларын истә тотып, аларны күрсәтеп ясалган макет та, үзенең төгәллеге белән барысын да таң калдырды.




Артык кешеләр утравы



Утрауның тарихы күз яшьләре, сыкраулар, үлемнәр белән уратып алынган. Гыйбәдәт кылу өчен төзелгән утрау корылмалары Совет заманында репрессияләргә эләккән, сәяси тоткыннар төрмәсе булган. Утрауда җинаятьчеләр генә түгел, бер гаепсез кешеләр дә “башларын салган”. Дин, сәясәт, әдәбиять, сәнгать белгечләре һ.б. бик күп зыялы кешеләр дә әлеге төрмәдә булган. Татар халкының бөек шәхесе Хәсән Туфан тормышы белән дә бәйле әлеге зиндан.



Утрауның тарихы “парадоксларга” бай. Мәсәлән, князь Голицын Зөя төрмәсендә князьләр нәселеннән булганы өчен атып үтерелә. Ә аның дүртенче буын бабасы әлеге крепостьне торгызырга ярдәм итүче кешеләрнең берсе була.  



Экскурсовод журналист-ветераннарга төрмә камераларын күрсәтте. Утрауда әле дә тоткыннардан калган каптырмалар (наручники), савыт-саба саклана.



Тар гына бүлмәләрдә уртача унышар кеше сыйса да, кайвакыт анда 14 алып 20шәр кешене бер бүлмәдә тотканнар. Йоклау да әлеге кысан, тынчу бүлмәләрдә чиратлашып булган. Шушындый шартларда тоткыннарның күпләп үлеме дә шаккаттырмый инде. Экскурсовод сүзләренчә, тоткыннар күбрәк авыр шартларга чыдый алмыйча һәм ачлыктан үлгән.



Әлеге диварлар үзләрендә күпме сер, күпме сагыш саклаганын бары Ходай гына белә. Шушы кеше ышанмаслык вакыйгалар хәтердән сызылып ташламасын өчен Зөя утравында сәяси тоткыннарга һәйкәл куела. Рәшәткә аша кешенең күгәрченгә - ирек символына омтылуы да күңелләрне тетрәндерә.



Зөяне тикмәгә генә “Артык кешеләр утравы” димиләр инде. Биредә сәяси тоткыннар төрмәсеннән кала, 1936 елларда яшүсмерләр колонияләре, 1953-1994 елларда рухи яктан сәламәт булмаганнар өчен хастаханә, сукырлар мәктәбе булган. Ягъни җәмгыять үзенә алырга теләмәгән кешеләрне утрау дистәләгән еллар буе уз канаты астына сыендырган.




462 яшьлек Зөя хаман яшәрә



Бүген Зөя көннән-көн үзгәрә, матурлана. 1998 елдан ул ЮНЕСКО бөтендөнья берләшмәсе исемлегенә керергә кандидат булып тора. Зөя дин тотучыларга, сәяхәтчеләргә ял итү өчен яхшы урын. Утрауда кунакханә дә эшли. Ел саен Зөядә Бөтенроссия дини җырлар фестивале уза. “Ленивый торжок” территориясендә кунаклар истәлеккә бүләкләр сатып алу белән бер рәттән, баһадирлар көрәшен дә күзәтә алалар. Борынгы сугышчылар киемнәрен кигән егетләр көрәше ветеран-журналистларның да игътибарыннан калмады. Егетләр “сер” итеп кенә сугышчының башлыгы гына да 7 кг булуын әйтте.



Каләм ияләренең иң кызыксынучанлары үзләрен чын яучы буларак та сынап карарга өлгерделәр. Аларга күргәзмәгә куелган берничә төрле уктан, арбалеттан атып карау мөмкинлеге бирелде.



Салкын көн борыннарны кызартса да, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм полиграфия ветераннары экскурсиядән бик канәгать калды. Соңыннан алар әлеге чараны оештыручы “Татмедиа” Җәмгыятенә рәхмәт сүзләре дә белдерде.



Алисә САБИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International