3 октябрь көнне Казанның элеккеге хоккей үзәге булган Спорт сараенда Төнге хоккей лигасының “Идел буе” конференциясендә өченче сезонын ачу тантанасы узачак. Тантанадан соң шунда ук лиганың идарәчеләре һәм “Казан аҗдаһалары” командалары арасында сезонның беренче уены узачак. Уен 16.30да башлана.
“Төнге хоккей лигасы йолдызлары” командасы составында яңа лигага кагылышы булган элеккеге хоккей йолдызлары чыгыш ясый. Владимир Мышкин, Вячеслав Фетисов, Алексей Касатонов, Сергей Бабинов, Ирек Гимаев, Владимир Лутченко, Александр Кожевников, Андрей Коваленко, Виктор Шалимов, Александр Могильный, Валерий Каменский, Сергей Макаров, Александр Якушев... Күрәсез, команда составында чын мәгънәсендә йолдызлар җыелган. Шуны истә тотып булса кирәк, матч алдыннан тамашачылар өчен автограф-сессия үтәчәк.
Көндәшләр дә ярдәмгә килгән
Төнге хоккей лигасы (русча кыскартылма варианты гына да ничек яңгырый бит – НХЛ!) 2011 елда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән оеша. Әлбәттә, уеннар төнен генә үтми. Биредә көндезләрен үзләренең төп эшләрендә булган һәвәскәр хоккейчылар көч сынаша. Әлбәттә, андыйлар кичке якларда гына тимераякка баса ала. Хәзерге вакытта НХЛ Россиянең спорт министрлыгы һәм хоккей федерациясе ярдәмендә уза. Турнир үзе берничә этапка бүленгән: район һәм шәһәрләрдәге уеннардан алып, Сочида уза торган бөтенроссия финалы дәрәҗәсенә кадәр. Әйтик, узган ел лигада барлыгы 124 команда катнашты, аларда 2,5 меңләп һәвәскәр хоккейчы үз осталыгын күрсәтте. Ахыр чиктә, финалда “Казан аҗдаһалары” җиңү яулады. Беренче сезонда исә казанлылар дүртенче урынны яулаган иде.
Татарстанның үзендә узган сезонда 12 команда көч сынашты. Әлбәттә, нефтьчеләр аерылып торды. Әйтик, ахырга кадәр төп көрәш Әлмәтнең “Спутник” һәм Баулының “Девон” командалары арасында булыр дип фаразланды. Әмма, ахыр чиктә, җиңү башкала командасына эләкте, финалда алар “Балтач” хоккейчыларын бирелдерде. Ә инде илкүләм уеннарда казанлылар үз составларына Татарстандагы көндәшләрен дә алып ныгый алды. Әйтик, Чиләбенең “Лаварж-Метеорит” командасына каршы финал уенында безнекеләрнең дүрт алкадан өчесен “Елховнефть” оешмасының баш механигы Наил Ибраһимов кертте һәм финал очрашуының иң яхшы уенчысы булып танылды. Ә “Баулынефть” оешмасының икътисадчысы Салават Шәрипов финал турнирында үз капкасына нибары өч алка керттереп, бөтен турнирның иң яхшы уенчысы исеменә лаек булды.
Нефтьчеләр дигәннән, андыйлар арасында оста хоккейчылар булуы очраклы түгел. “Татнефть”нең республика хоккеенда нинди роль уйнавын барыбыз да белә. Шуның өстенә оешманың үз лигасы – Хезмәт хоккей лигасы да бар икән. Анда нәкъ менә НХЛдагы кебек, кичләрен, эштән азат булгач уйныйлар.
Бүләккә – спорт сарае
Сочидагы җиңүләре өчен “Казан аҗдаһалары” зур премияләр алмаса да, әлеге җиңү Казанга янә бер спорт корылмасы бүләк итте. Федераль үзәк алдан ук җиңүче команда өчен андый бина өчен акча күчерәчәге турында игълан иткән иде, ахыр чиктә, командалар шул приз өчен көрәш алып барды да. Быел җәй Казан командасы өчен шундый бина шәһәр мэрының шәхси күрсәтмәсе нигезендә башкаланың Гаврилов урамында төзеләчәге хакында билгеле булды.
Хоккейчыларның үз сүзләренә караганда, Казанда алар, үз кесәләреннән акча түләп, төрле мәйданчыкларда уйнарга мәҗбүр булган. Ахырга кадәр хәтта безнекеләрнең Сочига бару-бармау мәсьәләсе дә ачык торган. Ахыр чиктә, “Казан аҗдаһалары”на республиканың Спорт министрлыгы һәм иганәчеләр ярдәм иткән.
Дөрес, яңа спорт сараен төзелешне финанслау киләсе елдан гына башланачак...
Радик САБИРОВ