Рудольф Нуриев зур экраннарга чыга

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе






Дөнья балеты сәнгатенә яңа алымнар керткән, үзенең таланты һәм тырышлыгы белән таң калдырган Рудольф Нуриев турындагы документаль фильм зур экраннарда 17 октябрьдән прокатка чыгачак.



Атаклы балет биючесе, татар егете Рудольф Нуриевның иҗатын чагылдырган «Рудольф Нуреев. Мятежный демон» («Рудольф Нуриев. Давыл фәрештәсе») картинасы белән Казан тамашачысы быел Мөселман киносы фестивалендә танышкан иде инде. Шулай ук, әлеге фестиваль уңаеннан проект делегациясе   Нуриев әнисенең туган ягы – Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында булды. Авыл халкына Мәскәү режиссеры Татьяна Малова эшләгән кино һәм татар режиссеры Фәрит Дәүләтшинның «Рудольф Нуриев. Туган илгә кайту» («Рудольф Нуреев. Возвращение на родину») картинасы күрсәтелде.


Даһи биюченең әнисе Фәридә Нуриева улының тормышында гаять зур роль уйнаган. Мишәр кызларына хас булган үткенлек белән хатын кечкенә улын җитәкләп Башкортстан опера һәм балет театрына алып килә. Нәни Рудик тормышында бу хәлиткеч мизгелгә әверелә. Сабый йөрәгендә сәнгатьнең бу төренә мәхәббәт уяна. Соңрак Фәридә иренең каршы булуына карамастан, улын халык биюе түгәрәгенә йөртә.


«Рудольф Нуреев. Мятежный демон» фильмда алып баручы ролен танылган биюче, Россиянең халык артисты Андрис Лиепа башкара. Рудольф Мәскәүгә үлем ятагында ятучы әнисе белән бәхилләшергә килгәч, Андрис Лиепа аны үз өендә кабул иткән. «Без аның нинди кабатланмас шәхес булуын вакыт узган саен яхшырак аңлый барабыз. Ераккарак китеп карасаң, бу тормышта кешенең ниләр кылганы ачыграк күренә. Рудольф һәрчак үзен ничек бар, шулай кабул итүләрен тели иде», - диде Андрис Лиепа журналистлар белән очрашу вакытында.



Тамара Закржевская – Нуриевның яшьлек дусты: «Минем якын дустым турындагы әлеге картинада барысы да чын. Рудольф анда нәкъ тормыштагыча сурәтләнгән. Бу фильмда Нуриев шәхес буларак та, биюче буларак та ачылган»,-ди.


Казан тәнкыйтьчеләре исә «Рудольф Нуреев. Мятежный демон» картинасында геройның татарлыгына игътибар юк дип саный. IX Казан халыкара мөселман кинофестивале жюри әгъзасы, дәүләт эшлеклесе, шагыйрь Разил Вәлиев:  “Сәнгатьтә, иҗатта, тормышта зур уңышларга ирешкән һәр даһи кешенең тамырларын, кайдан чыгышын барлаудан эш башларга кирәк. Бу картинада, кызганыч, Рудольф Нуриевның татарлыгы турында бик аз сүрәтләнгән. Казанга килгән чорын да бик саран яктыртканнар. Ә бит аның әнисе - татар кызы, Татарстан кызы. Биюче үзе дә татарлыгын яшермәгән. Юкка гына аны “канатлы татар” дип атап йөртмәгәннәр. Рудольф Нуриевнең Санкт-Петербургка кайтканнын ишеткәч, мәрхүм режиссер Дамир Сираҗиев видеокамера алып, аның янына киткән иде. Дамирга Нуриевны төшерергә дә насыйп булган. Ләкин әлеге көнгә кадәр шушы тасмаларның кайда сакланганын белә алмыйбыз”, - дип сөйләде.


Шунысы да игътибарга лаек, 1992 елда Нуриев Казаннан Мәскәүгә Разил Вәлиев белән самолетта бергә очкан. “Хәттә урыннарыбыз да янәшә иде. Нуриев бик арган кыяфәтле, аның күзләрен моң биләп алганлыгы әле дә хәтеремдә. Мин татарча сораулар да биргәләдем. Ләкин ул теләр-теләмәс кенә җавап бирде. Самолеттагылар аның нинди бөек шәхес икәнен танып алсалар да, әллә ни игътибар бирмәскә тырыштылар”, - ди искә ала Разил әфәнде ул очрашуны.


Режиссер Татьяна Малова төшергән фильм Нью-Йоркта да тәкъдим ителәчәк. Киләчәктә картина авторлары балет остасының Совет илендә яшәгән чорларын чагылдырган 5 серияле фильм төшерергә ният кылуларын да яшерми. Күпсерияле яңа фильмда татар егетенең милли тамырларына да игътибар күрсәтелүенә өметләник.



Мөршидә КЫЯМОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International