Болгарда туристлар Кече манара белән Кара пулатны үз итә

2013 елның 5 октябре, шимбә






4 октябрь көнне гаммәви мәгълүмат чаралары һәм полиграфия ветераннары Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсиягә барды. Әлеге чара “ТАТМЕДИА” Ачык Акционерлык Җәмгыяте тарафыннан Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды.

 


Kөн салкын булуына карамастан, экскурсиядә катнашучылар саны шактый иде. Алар тарихи объектлар белән якыннан танышты.

 


Иң беренче итеп ветераннар ислам кабул ителүгә багышланган истәлекле билгене карады. Монда экскурсовод Болгар дәүләтенең тарихы белән таныштырды. Кызыклы мәгълүмат безне дә шаккаттырды. Әйтик, элекке Идел буе Болгар дәүләтендә сәүдә зур үсеш ала. XVII гасырның уртасына кадәр күп тарихчылар әлеге дәүләттә бары сәүдәгәрләр һәм кәрванчылар яши, дип уйлаган. Бу территориядә әрмән сәүдә колониясе дә үз урынын таба. Хәзер аның урынында – Спас районының икмәк кабул итү пункты.

 


Экскурсовод Ренат Ваһаповның тарихыбыз белән таныштыруы күпләргә ошады. Әйтик, аның сөйләвенчә, болгар кызы атта йөри, уктан ата, кылыч белән идарә итә белергә тиеш була. Моны эшли белмәгән кызны кияүгә алмаска да мөмкин булганнар.

 



Италия остазлары эшләгән “Болгарларның Ислам кабул итүе” мозаик панносы картина галереясенең йөзек кашы санала. Шунысы кызыклы: Петр I, Екатерина II, Паллас, Мәрҗәни, Алексей Смирнов исемнәре Болгар шәһәре белән тыгыз бәйле. Нәкъ менә Мәскәү профессоры Смирнов 1969 елда Болгар музей-тыюлыгын оештыруга ирешкән. Шуннан соң бу территориядә табылган, тарихи яктан кыйммәтле саналган әйберләр Болгарда кала башлый

 


Казаннан килгән зур делегация дөньядагы иң зур басма Коръән белән дә танышты. Ул Италиядә бастырылган. Изге китап урнаштырылган залның бизәлеше туристларны аеруча җәлеп итте. “Менә чын ислам кайда ул, без, нинди диндә булуыбызга карамастан, шушы матурлык белән сокланабыз”, - диде экскурсовод.

 

Элек гади халыкның ярымземлянкаларда яши, дип сөйләүләр, археологлар әйткәнчә, дөреслеккә туры килми. Алар вакытлыча яшәү өчен булдырылган. Мәсәлән, мәчет төзелгән вакытта аның төзүчеләре нәкъ менә шундый урыннарда торган.

 

Экскурсия вакытында туристлар шулай ук Туган якны өйрәнү музее, Төньяк һәм Көнчыгыш мавзолей, Хан сараенда булдылар. Гадәттә, балалар, туган якны өйрәнү музее белән танышканнан соң, бастыра торган машиналарны (печатная машинка) күргәч, аларның беренче принтерлар булуына аптырап карый икән. Әлеге музейда яшь вакытларында булган таныш әйберләрне күргәч, журналистлар да сүзсез калмады. “Без институтта укыганда шушы “Феликс” арифмометрын кулландык”, - диештеләр. Хан сарае өрәңгенең махсус төреннән ясала. Соңрак әлеге ысул Су төрләре спорты сараен төзегәндә дә кулланыла.

 


Туристларга табибханә, Көнчыгыш палата, Кече манара, Ак мәчет тә күңелләренә хуш килде. Өйрәнелгән территориянең 40 процентында археологлар 6 мунча “эзенә” тап булган. Көнчыгыш палата исә иң зур һәм иң иртә төзелгән мунчалардан исәпләнә. Кайбер туристлар хәтта: “Совет заманындагы җәмәгать мунчалары менә кайдан алынган икән”, - дип тә шаяртып алды.

 


“Һәрбер мөселман кешесенә, изге урын буларак, монда булу зарур. Безнең очрашу да күңелле һәм истәлекле булды”, - дип уртаклашты кичерешләре белән ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, күп еллар телевидениедә хезмәт куйган Рөстәм Нәбиуллин.

 


“Туристлар күбесенчә кайсы архитектура бинасын аеруча ошата?” дигән сорауга Ренат Ваһапов болай дип җавап кайтарды: “Беләсезме, монда күп нәрсә экскурсоводтан тора. Туристлар Кече манара, Кара пулатны аеруча үз итә, чөнки легендалы биналар аеруча кызыклы”.

 


 “Мин, гадәттә, бер әйтемгә таянып яшим: кешедән ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак”, - ди атаклы артист, “Чаян” журналисты Алмаз Хәмзин. – Монда мин 10-12 ел элек килгән идем. Ул вакытта ерактагы манара бар, күп биналар төзекләндерелмәгән иде. Хәзер яңартылгач, күңелдә тагын да ниндидер очкын көчәеп китә. Мин хәтта Болгарны башкала итеп куяр идем”.

 

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА, автор фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International