Белем дөньясына юл күрсәтүче

2013 елның 5 октябре, шимбә






Инженер, төзүче, табиб, депутат, хәтта Президент та үзенең беренче укытучысын хәтерли. Һәм башкача була да алмый - гыйлем иленә юл ачкан кеше турында якты истәлекләр гомер буе саклана.



Мөгаллим һөнәре җир йөзендә иң игелекле, зур хөрмәткә лаек, шул ук вакытта авыр, сабырлык сорый торган һөнәр икәнне һәрберебез аңлый. Башлангыч сыйныф укытучысы җилкәсенә исә тагын да зуррак җаваплылык йөкләнә – баланың үсә төшкәч укырга теләге буламы-юкмы – бу, күпчелектә, беренче укытучының һөнәри осталыгына бәйле.



Раушания Хөснетдинова йөзләгән кешегә беренче укытучы булган кеше. 18 ел башлангыч сыйныфларны укыту дәверендә күпме бала укырга-язарга өйрәнгән, тәртипле, тәүфыйклы булып, олы тормышка аяк баскан.  



Бүген Раушания ханым Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 33нче санлы мәктәбендә укыта. Ул кечкенә балаларның күңеленә яхшылык орлыгы салырга тырыша, тәрбияли, белем бирә.  Укытучыларның һөнәри бәйрәме якынлашкан көннәрдә Intertat.ru аның белән әңгәмә корды.



- Укучы беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлаган көнен гомер буе хәтерләгән кебек, укытучының да беренче дәресе онытылмый диләр...


- Беренче дәресләремне бик яхшы хәтерлим. Мин Казан педагогика училищесын тәмамлап мәктәпкә эшкә килдем. Миңа тапшырылган сыйныфта 38 бала иде. Тәүге тапкыр балалар каршына килеп басар алдыннан бик нык дулкынланганым әле дә истә. 20 яшьлек япь-яшь кыз идем бит. Миңа ул чакта бик нык балаларның ата-аналары ярдәм итте. Алар минем хәлгә кереп, үз-үземә ышанычны арттырырга булышты. Шул рәвешле мәктәп мохитенә кереп чумдым.


- Раушания ханым, мәктәп бусагасын яңа гына атлаган балада укырга теләкне ничек уятырга?


- Чынлап та, башлангычларны укыту - зур җаваплылык. Балада уку теләге тусын өчен һәрбер малай-кызның холкын исәпкә алу, аларның һәркайсы белән җылы мөнәсәбәт урнаштыру мөһим. Аннары, бар баланың үз сәләте була. Укытучы шул сәләтне күреп, аны тагын да үстерергә,  кирәк чакта ярдәм итәргә тиеш. Һәм инде, әлбәттә, балаларны яратырга кирәк, балалар яратмаган кеше, гомумән, мәктәптә эшли алмый.


- Бүгенге балалар иң кечкенәдән үк заманча технологияләрне үзләштерә. Мәктәпкә укырга килгәндә малай-кызлар инде күпне белә, аларны бернәрсә белән дә гаҗәпләндереп булмый диярлек. Шулай булгач, баланы уку белән кызыксындырып җибәрү өчен бик нык тырышырга туры киләдер...



- Балаларга уку мавыктыргыч булсын өчен дәрескә ныклап әзерләнергә туры килә., әлбәттә. Белем бирү процессын кызыклы итү өчен шул ук заманча технологияләрне кулланабыз. Без дә заманнан артта калмаска, балалар белән бергә үсәргә тырышабыз. Укытучылар өчен махсус курслар оештырыла, яңача эшләү өчен шартлар да тудырыла. Әйтик, хәзер һәр бүлмәдә интерактив такталар, проекторлар урнаштырылган. Дәресне җанландырып җибәрү өчен рәсемнәр, презентацияләр күрсәтеп эш итәм.



- Заманча технологияләрдән файдалану белән бергә тагын нинди эш алымнары, укыту методикалары кулланасыз?


- Безнең мәктәптә менә инде өченче ел Сингапур методикасы кулланыла. Аның асылы шунда ки, дәрес, нигездә, балаларның бер-берсе белән аралашуына корылган. Моның өчен уку бүлмәсендә парталар кара-каршы урнаштырылган. 4 кешедән торган команда үзара аралашып, уртак тел табарга, бер-берсенең фикерен хөрмәт итәргә өйрәнә. Мондый методиканың уңай нәтиҗәсе бик тиз сизелә – аралашмаучан, йомык балалар да ачылып китә, оялу, курку хисе юкка чыга.



- Соңгы елларда  мөгаллимнәрнең хезмәт хакы шактый артты. Укытучының авыр хезмәте тиешенчә бәяләнергә тиеш дип кабатлый торгач, ниһаять, вәзгыять үзгәрде...
 


- Әйе, сөенечкә, хәзер хезмәт хакына зарланырлык түгел. 10-20 ел элек укытучыга түләнгән хезмәт хакы  турында искә дә төшерәсе килми. Ул чакта мәктәпкә үз эшенә чын мәгънәдә бирелгән, балаларны яратучы кешеләр генә килә иде.  Миндә укытучы булу хыялы кечкенә чакта ук туды. Туганнарыбыз арасында укытучылар да бар. Барыннан бигрәк исә күңелемдә зур тәэсир беренче укытучым Дарья Рәхимовна калдырды, аңа карап мөгаллим булу теләге көчәйде.


- Укытучы эшенең төп авырлыклары нәрсәдә бүген?


- Бер яктан, укытучы эше җиңеләйде хәзер. Балалар мәктәпкә инде укый-яза белеп килә. Аларны хәреф танырга, сүзләр тезеп укырга өйрәтәсе юк.  Бик күп методик әсбаплар басыла. Заманча технологияләр дә эшебездә бик зур ярдәм. Икенче яктан, соңгы елларда кәгазь эше артты. Укытучы дәрескә әзерләнү урынына документлар тутыра, хисаплар яза. Бу проблема турында даими әйтелеп килә, хезмәт хакы мәсьәләсе кебек монысы да хәл ителсә, бик яхшы булыр иде.



Раушания ханым, әңгәмәбез өчен зур рәхмәт! Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!



Әңгәмәдәш - Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА, Мөршидә КЫЯМОВА фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International