ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәре бүген зурлап иң көтеп алынган  бәйрәмнәрнең берсе - “Яшьләр көне”н билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары, гадәттәгечә, шәһәрнең яр буенда уздырылды. Чулман буе  роллерлар, скейтборчылар, иң көчле спортчылар, авто-мото сөючеләр, җырчы – биючеләрне бергә җыйды.
Кытайда Го факультетын тәмамлаган яшьләр үзен, туганнарын, якыннарын тәэмин итәрлек,  онык-оныкчыкларына җитәрлек акча эшли ала. Бүген Казанда “Татмедиа” бинасында узган очрашуда Россия Го федерациясе Президенты Максим Волков Россия балаларына Кытайдагы кебек Го дәресләре кертү эшләре баруы турында сөйләде.
Татарстан халкы үз республикасы белән горурлана һәм аны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә танытырга тели. Шуңа күрә алар Instagram социаль челтәрендә #нашареспублика хэштегы ярдәмендә фотолар урнаштыра башлаган. Әлеге сурәтләр халыкка Татарстан турында мәгълүмат бирә, аның матур урыннары белән танышырга ярдәм итә.
Казанның 12нче санлы хастаханәсе нигезендә беренчел кан тамырлары үзәге ачылды.  Биредә инсульт кичергән кешеләргә югары технологияле ярдәмне нибары 40 минутта күрсәтергә вәгъдә итәләр. Проекты тормышка ашыру 25 миллион сумга төшкән.
Россия Футбол буенча дөнья чемпионатыннан төшеп калды. Барысына да аларның футбол мәйданында бер-берсен аңламавы, паслар бирә белмәве һәм әлбәттә инде чыдамлылык һәм тизлек ягыннан шактый зәгыйфь уйнавы сәбәпче. Гомумән, безнең команданы Дөнья чемпонатындагы иң көчсез, иң әзерлексез команда дип атарга мөмкин, минемчә.
Июнь җиләк атнасына керде. Җәйге челләдә янып-көеп барган тау итәкләренә көтеп алынган яңгырларның шифасы тиде: хәзер бөтен җирдә кызыл келәм булып, хуш исле җир җиләге пешә. Быел җиләкне - соскы белән сосып алырлык!
Россиядә гомер итүчеләрнең 88 процентының туганнары Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әлеге халыкның яртысыннан артыгы якыннарының сугыш елларындагы тормышы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер.
“Ураза вакытында без су һәм ризыкның кадерен белә башлыйбыз”, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Рамазан аена багышланган очрашу Кол Шәриф мәчетендә узды. Быел Россиянең Үзәк диния нәзарәте белән бер карарга килеп, Рамазан аен Россиянең һәрбер төбәгендә бер үк вакытта башлануга ирешкәннәр.
Кичә үземнең блогтагы язмаларымны барлап утырдым әле. Һаман бер үк командалар турында язам икән бит, иптәшләр. Ә сез әйтмисез дә... Шуңа күрә әлеге бертөрлелектән котылу өчен татлы йокымны калдырып, Эквадор белән Франция арасындагы матчны карарга утырдым.
Татарстан Россиянең иң алдынгы төбәкләреннән санала. Шуңа күрә, аны еш кына башка регионнарга үрнәк итеп куялар. Бу юлы республикабыз Россия төбәкләрен коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче намуссыз фатир хуҗалары белән көрәшергә өйрәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International