Яшьләр Бөек Ватан сугышы хатирәләренә битараф

2014 елның 30 июне, дүшәмбе







Россиядә гомер итүчеләрнең 88 процентының туганнары Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әлеге халыкның яртысыннан артыгы якыннарының сугыш елларындагы тормышы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер.


Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1600 кеше катнашкан.



Тикшеренүдән күренгәнчә, Россия халкының 88 проценты туганнары арасында әлеге сугышта катнашкан шәхесләр булуын ассызыклый. Аларның 42 проценты бу дәһшәтле еллар турында хатирәләр тыңлап үскән. Ә менә россиялеләрнең 31 проценты исә сугышта катнашкан якыннарының биографиясен гомумән дә белми диярлек.



Шунысы сәер, сораштырылучылар арасында Бөек Ватан сугышы турында хатирәләрне бер мәртәбә тыңлап карамаучылар да бар. Алар барлык халыкның 6 процентын тәшкил итә.



Бактың исә, хәзерге вакытта Россиядәге гаиләләрнең 69 проценты кайчагында сугыш еллары турында үзара фикер алыша икән. Бу турыда аеруча еш сөйләшүчеләр саны исә соңгы 10 елда шактый кимегән. 2005 елда бу сан 25 процентны тәшкил итсә, хәзер исә нибары 15 процентка гына калган. Кызганыч, яшьләр арасында сугыш темасы турында фикер алышучылар аеруча аз.



Шунысы мөһим, россиялеләрнең күбесе сугыш еллары турында төрле кинофильмнар карап белә икән. Андый киноларны барлык халыкның 86 проценты карый, ди. Бөек Ватан сугышы турында әдәбият укучылар саны исә шактый аз – нибары 30 процент кына. Аларның да күбесе – өлкән яшьтәге кешеләр.




Фото: Ринат Нәҗметдинов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International