Гадел Вафин Беренчел кан тамырлары үзәген ачты

2014 елның 30 июне, дүшәмбе



Казанның 12нче санлы хастаханәсе нигезендә беренчел кан тамырлары үзәге ачылды.  Биредә инсульт кичергән кешеләргә югары технологияле ярдәмне нибары 40 минутта күрсәтергә вәгъдә итәләр. Проекты тормышка ашыру 25 миллион сумга төшкән.


Иртән иртүк 12нче хастаханә янында җанлы мохит хакимлек итә иде. Медицина оешмасының күпсанлы персоналы, медицина өлкәсенә якын кешеләр, беренчел кан үзәген булдыруга үз өлешен керткән химаячеләр бергә җыелып, Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинны каршы алды. Хастаханәнең баш табибы Тәүфыйк Сафин барлык кунакларга баш мие кан әйләнешенең бозылган авырулар өчен сафка бастырылган үзәк белән таныштырып, аның мөмкинлекләре турында сөйләде.




24 ятакка исәпләнгән кан тамырлары үзәге 130 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Ул нигездә, Авиатөзелеш, өлешчә Яңа Савин һәм Мәскәү районынының Торак мәйданы микрорайонында яшәүчеләр өчен исәпләнгән.  Республикабызда бу үзәк инде – унҗиденчесе.




Тәүфыйк Сафин билгеләп үткәнчә, кан тамырлары үзәген булдыруга 2,5 ай вакыт таләп ителгән. Төзекләндерү эшләрен неврология бүлеген бер генә көнгә дә япмыйча башкара алганнар. Бүген биредә инсульт кичергән авыруга тиз арада ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган. Быел хастаханә 750 пациентны дәвалауга дәүләт заказы бирелгән инде.




Баш табиб сүзләренчә, мондый үзәкләр күп профильле клиникалар нигезендә ачылырга тиеш. Неврология, нейрохирургия, кардиология, терапия, травмотология, хирургия һ.б. бүлекләр булган хастаханә шартларында гына инсульт кичергән  авыруларга киңкырлы, сыйфатлы ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар, ди ул.




- Пациентларга ярдәм күрсәтү беренчел кан үзәгендә минуты белән каралган. Башта авыру 5 минут эчендә компьютер томографиясе урнаштырылган бүлмәгә илтү каралган. Аннары 20 минут эчендә барлык клиник диагностика чаралары үткәрелергә тиеш. Моннан соң инде авыруга табиблар дәвалау ысулларын билгели. Боларның барысы 40 минутта башкарылырга тиеш, – дип сөйләде Тәүфыйк Сафин.


Бүген кан тамырлары үзәкләре буенча Россия күләмендә Татарстанга тиңнәр юк, дип ассызыклап китте Гадел Вафин. 2008 елдан алып баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуыннан үлүчеләр санын 30 процентка киметә алганнар. Бу вакыт эчендә тамыр үзәкләрендә 52 меңнән артык авыру дәваланган, 1335 тромболизис башкарылган.  Әгәр дә элек инсульт кичергәннәрнең күпчелеге инвалид булып калган булса, бүген инде мондый авыруларның бик күп өлеше тулы канлы тормышка әйләнеп кайта ала.

 



Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International