Бразилия – 2014: Валенсия, Валенсия... миндә бүген депрессия!

2014 елның 30 июне, дүшәмбе







Кичә үземнең блогтагы язмаларымны барлап утырдым әле. Һаман бер үк командалар турында язам икән бит, иптәшләр. Ә сез әйтмисез дә... Шуңа күрә әлеге бертөрлелектән котылу өчен татлы йокымны калдырып, Эквадор белән Франция арасындагы матчны карарга утырдым.



Шулай да, беренче чиратта Лионель Месси турында сөйлим әле.  Лео Месси...бөек Лионель Месси!!! Көн саен Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын караган кеше буларак мин сезгә шуны әйтә алам, Бразилиягә җыелган  футболчылар арасында иң “нормальный” уенчы - Месси.  Күп сөйләшми, көндәшләренә агрессия күрсәтми, үзен әллә кемгә куеп, башын югары күтәреп йөрми – теләсә-кайсы хатын-кызны гашыйк итәрлек менә дигән ир-ат.

 

 


Ә тышкы кыяфәт... тышкы кыяфәт мөһим түгел, әлбәттә. Мәсәлән, сез Лионель Мессига ничә яшь бирер идегез? Мин бу футболчыны 32-33яшьләр тирәсендә дип уйлап йөргән идем. Бактың исә, аңа шушы көннәрдә генә 26 яшь тулган икән!!! Шундый өлкән күренә-ә...вакытыннан алда картайган диярсең.




Футбол мәйданында исә, һәрвакыттагыча, аңа тиңнәр юк. Кичә дә Нигерия капкасына өч голның икесен нәкъ менә ул кертте. Дөресен генә әйткәндә, Аргентина командасын бары тик шушы уенчы гына “өстерәп” бара кебек тоелды миңа. Ә сакчылары исә гомумән дә уйный белми. Шуңа күрә алар Нигерия уенчыларына ике гол керттерделәр дә инде...


Аргентинаның җиңәсенә шигем юк иде инде анысы. Ә менә Эквадор белән Франция арасындагы матчны исә аеруча түземсезләнеп көттем. Французларның Эквадор уенчыларын тар-мар иткәнен карарга, аннары исә бу турыда шундый шәп язма әзерләргә иде исәбем. Моның өчен мин төн йокымны калдырырга да риза булдым. Өч чынаяк кофе эчтем дә, телевизор алдына утырдым.


Менә мәйданга уенчылар йөгерешеп чыкты. Эквадор уенчыларының формасын күреп күзләрем шакмак булды. Фууу... биредәге иң ямьсез форма алардадыр, мөгаен. Киемнәренең сарылы-зәңгәрле булуы аңлашыла әле. Тик ни пычагыма дип шул форма белән кызыл гольфилар киеп чыгарга ди? Ярый әле уенчыларның күбесе кара тәнле ир-егетләр. Сары чәчле, ак тәнле футболчыларда бу киемнең ничек утырачагын күз алдына китерүе дә оят!





Франция командасы исә бу юлы ап-ак формадан иде. Кәефләре дә шактый яхшы кебек күренде. Тик менә уен гына шактый сүлпән барды. Французлар бу матчка гомумән дә әзер түгел иде бугай. Мин аларны уен башында ук бер-бер артлы матур голлар кертә башлар дип өметләнгән идем. Беренче тайм 0:0 исәбе белән тәмамлангач, кәефем төште.


Мине шундук йокы басты. Дөресен генә әйткәндә, әлеге кызыксыз уенны болай да бер күз белән генә караган идем инде. Икенче күзем исә йокы таләп итеп аптыратты.


Юк, мин әйтәм, түзәргә кирәк! 45 минут вакытымны сарыф иткәнмен икән, Франциянең гол керткәнен күрмичә йоклап китү ярамас. Икенче тайм башланып, 10 минут та узмады, менә бәхет! Эквадор командасының иң сөйкемле уенчысы Валенсиягә кызыл карточка күрсәттеләр һәм ул уеннан чыгып китте.




Дөресен генә әйткәндә, бу уенчыга мин башта игътибар итмәгән идем. Комментатор “Валенсия, Валенсия!” дип кычкыра башлагач кына эзләп таптым үзен. Валенсия... Беренче карашка бу я берәр ил атамасы, һич булмаганда инде кызлар исеме булырга тиеш кебек. Ә биредә әлеге исем астында аттай ир-ат йөгереп йөри. Кызык...


Кызганыч, бу тайм да минем өметләремне акламады. Франция командасы тәки бер туп та кертә алмады. Эквадор уенчыларының аз санда уйнавы да ярдәм итмәде, хәтта.  Шул рәвешле, әлеге матч 0:0 исәбе белән тәмамланды... Оят!


Мин караватыма аудым. Башта ачуымнан йоклап китә алмый азапландым. Аннары исә төне буе кызыл гольфи кигән кара тәнле Валенсия белән саташып чыктым. Өстәвенә, йоклап калганмын – бүген иртүк җитәкчедән эләкте, мала-ай. Ә барысына да мин түгел, ә төшкә кереп йөдәткән ямьсез формалы Эквадор уенчысы гаепле! Менә шуны җитәкчегә ничек аңлатасың? Шул турыда уйланып, депрессиягә бирелеп утырам әле менә...

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International