Казан Кремле янында бушлай фотосессия оештырылды

2014 елның 30 июне, дүшәмбе







Татарстан халкы үз республикасы белән горурлана һәм аны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә танытырга тели. Шуңа күрә алар Instagram социаль челтәрендә #нашареспублика хэштегы ярдәмендә фотолар урнаштыра башлаган. Әлеге сурәтләр халыкка Татарстан турында мәгълүмат бирә, аның матур урыннары белән танышырга ярдәм итә.


Татарстанда  #нашареспублика хэштегы якынча бер ай элек популярлашты. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram дагы битенә әлеге хэштег белән Саба Сабантуеннан фото урнаштырды. Фото астына исә “Магданур абый – токарь, кавалер ордена Славы. #нашареспублика” дип язып куйды.




Халыкка шул җитә калды... Бу фотоны күргән яшьләр Рөстәм Миңнехановтан үрнәк алып, үзләре төшергән кызыклы фотоларны шушы хэштег ярдәмендә элә башлады. Нәтиҗәдә, Instagram челтәрендә халыкны Татарстан республикасының иң кызыклы яңалыклары, матур урыннары белән таныштыра торган махсус бит барлыкка килде.



Республиканы танытуның яңа ысулы табылды


“Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасы вәкилләре исә әлеге рәсми булмаган проектны тагын да популярлаштырырга карар кылды. Яшьләр көне уңаеннан алар “Без шундый төрлеләр, тик безне #нашареспублика берләштерде” исеме астында махсус акция игълан итте.




27 июнь көнне Кремль каршына махсус фотобаннер урнаштырылды. Әйтергә кирәк, бу гади баннер гына түгел. Анда башлары киселгән эшлекле ханым, “неформал” яшүсмер, рәссам кыз һәм скейтборд тоткан ир-егет сурәтләнгән. Теләге булган һәркем бирегә килеп, үзе теләгән образда фотога төшә ала. Әлеге сурәтләр исә тиз арада Вконтакте челтәрендәге #нашареспублика дип аталган махсус төркемгә урнаштырыла. Шул рәвешле, фотога төшкән кешеләр әлеге төркемгә кереп, үз фотосын эзләп табу мөмкинлеге ала.


- Бу акцияне нәкъ менә Яшьләр көне уңаеннан уздыру юкка түгел. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Татарстанда 150дән артык милләт вәкилләре яши. Аларның яшәү рәвешләре, гореф-гадәтләре аерыла. Барыбыз да төрле-төрле... Шулай да, безне бер мөһим нәрсә берләштерә – үз республикабызны яратабыз һәм аның белән чиксез горурланабыз. Баннерыбызны да нәкъ менә шул рухта әзерләдек. Төп максат исә – Татарстаннан читтә яшәүчеләргә биредә гомер итүче яшьләрнең үз республикаларын ничек каты яратулары турында хәбәр итү, аның үзенчәлекле яклары белән таныштыру, - дип сөйләде безгә “Бердәм Россия” пратиясе “Яшь гвардия” оешмасының Казандагы штабы җитәкчесе урынбасары Лилия Ромадан.



Туристларга да кызык

 


Әйтергә кирәк, әлеге акция халыкта зур кызыксыну уяткан. Фотога төшүчеләрнең күбесе исә казанлылар түгел, ә нәкъ менә башкала кунаклары, ди.

 


- Яңа гына Волгорадтан килгән туристлар фотога төшеп китте. Озак кына чиратта тордылар. Нәтиҗәдә, кадрга кермәгән берәү дә калмады бугай. Әлбәттә, республикабыз белән кызыксынучыларның шулай күп булуы сөендерә, - дип белдерде “Яшь гвардия” оешмасының Яңа Савин районындагы җитәкчесе Максим Боев.

 


Шунысын да билгеләп үтү кирәк: әлеге акция фотога төшү белән генә чикләнми. Чарада катнашучылар Муса Җәлил һәйкәле каршына килә дә, берничә мәртәбә “Без Татарстанны яратабыз! Республикабыз белән горурланабыз!” дип кычкыра.

 


- Бу идеянең шулай ук шактый уңай ягы бар. Әллә ничә турист килеп, “Сез ник кычкырасыз?” дип сорашып китте инде, - дип дәвам итте сүзен Максим Боев.

 


Татарстанны танытуда теләге булган һәркем катнаша ала. “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” оешмасы вәкилләре барча халыкны әлеге акциядә катнашырга чакыра. Instagram челтәрендәге #нашареспублика рәсми булмаган проекты исә татарстанлылардан шулай ук кызыклы фотолар көтә. 



Рәмзия ЗАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International