Июнь җиләк атнасына керде. Җәйге челләдә янып-көеп барган тау итәкләренә көтеп алынган яңгырларның шифасы тиде: хәзер бөтен җирдә кызыл келәм булып, хуш исле җир җиләге пешә. Быел җиләкне - соскы белән сосып алырлык!
Күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк...
«Һәр җимешнең үз вакыты, һәр җимешнең бер таты бар», ди безнең халык. Җәй айларының да - үз күрке. Иң ямьлесе, һичшиксез, июньдер. Моңа кадәр яшел суган кыягы гына кимергән булсаң, бу айда табигать татлы җимешләре белән куандыра башлый. Җиләк - шуларның беренчесе, шуңа да сөенче кебек сөенечле ул. Уңган бакчачыларның түтәлләрендә пешкән эре сусыл җиләкләрдән авыз итәргә өлгермисең, тау итәкләрендә, урман аланнарында җир җиләге тәлгәшләре кызара.
Әмма ел елга охшамый шул. Быел халык җиләк җыю вакытын зарыгып көтте. Чөнки эссе май ае һәм яңгырга сусаган июнь зур өметләр баглаган бөтен җир уңышын куркыныч астына куя язды. Җиләк тә капмагач, җәй тәмен тагын ничек татырга ди?! Өстәвенә, җәйләрен хәстәрләгән җиләк кайнатмасы кышкы суык көннәрдә дә табынны түгәрәкләп, күңелне җылытып торачак.
«Без кечкенә чакта җиләкне чәйгә дә, умачлы ашка да салалар иде, - дип искә ала әбиләр. - Тәлгәш-тәлгәш тә элеп киптерә, иләк аша үткәреп, как ясый идек, аннан калган өлешен дә киптереп, кыш көне чәйгә куша идек», - диләр.
Кипкән җиләкле сары май да тәмле була икән. Элек хуҗабикәләр җиләк-җимештән кышка сары май әзерләгән: кипкән җир җиләге өстенә сары май эретеп катырганнар. Чияне дә - шулай, ә алма суы сеңгән майның тәмлелеге әйтеп бетергесез, диләр. Мондый тәм-том белән кунак килгәндә генә сыйланганнар.
Халык быел беренче тапкыр җиләк җыярга үткән атнада чыкты. Аяусыз кояш нурларында көеп утырган җиләк «күркәләренең» тернәкләнеп кенә килгән чагы иде әле. Бу чорда һәр төбәктә җирле базарлар янына килеп сатучылар «чиле-пешле» җиләкләрнең 5 литрлы чиләген 600 сумга тәкъдим итте. Икенче көнне бәяләр - 500гә, аннан 400гә төште. Бүген инде бер чиләк җир җиләген - 350, ә көндәшлек зуррак урында 300 сумга да сатып алырга мөмкин. Чөнки тау итәкләре, урман буйлары - келәм кебек җиләкле. Авылларда эре мал тотучылар сирәгәю сәбәпле, кая карама - котырып үлән үсә. Бик ялкаулар да бакча башыннан булса да күз ачып йомганчы бер чиләк тутырып керә ала.
Иртә торганга юнь бирер
Баулы районы турында «Урманнарың җиләкле һәм болыннарың гөлле ягым» дип язган Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның яшүсмер чагын искә алганда, бертуган Нәсиха апасының: «Фәнис бик уңган малай иде. Без йокыдан торганчы, ул әрәмәлектән, җиләк, чәчәк җыеп, базарда сатып, шул акчага каләм-дәфтәрләр күтәреп кайта иде», - дип сөйләгәне бар. Ә бервакыт ул шул рәвешле үзенә яңа чалбар алып кигән. Әнисе, ямауга ярар иде дип, иске чалбарын сорагач, аны базарның бәдрәф тишегенә ташлап калдыруын әйткән. Искедән шул тикле туйган булган, күрәсең...
Җиләк төнлә кызара, диләр бит. Шуңа күрә аның иң өлгергәнен, бөтенләй үк йомшарып беткәнче, иртә таңнан җыярга киңәш итәләр.
Авыл кешесе бүген дә йоклап ятмый. Бервакыт Буа районында апалы-сеңелле туганнарның машина алырлык җиләк сатулары турындагы риваятьне ишетмәгән кеше юктыр. Республиканың шәһәр-районнарын тоташтыручы асфальт юллар никадәр тармакланган булса, әле дә һәр җирдә җиләк сатучыларны очратырга мөмкин. Казан каласына керә торган юлларда, Казан-Чаллы арасында бөтенләй уңдырышсыз елларда җиләк табарга мөмкин.
Быел Әлмәт-Казан юлында ремонт эшләре башлану гына кайбер җиләкчеләрнең планнарын бозды. Күпчелек транспорт Яңа Чишмә, Әлмәт районнары авыллары аша зур юлны урап уза. «Җиләкчеләр хәзер шунда уңайлы юл чаты эзли», - ди Казанга китүчеләрне һәм Әлмәткә кайтучыларны ел әйләнәсе җиләк-җимеш белән тәэмин итеп торучы Гөлфия ханым Насыйрова. Башта ул колхозда сыер сауган, эш булмаган бер чорда урманнан гөмбә, җиләк җыеп сатуга күчкән. Инде биш елдан артык шулай көн күрә. Иртә яздан, май аенда җыерчыклы гөмбә борын төрткәннән алып, караңгы көзгә, бәрәңге алганчыга кадәр, - юл буенда.
Урман нигъмәтләреннән тырыш пенсионерлар да файда күрергә омтыла.
- Быел каен җиләге бик уңды. Бер чиләген базарда саттым, бер чиләкне оныкларым кашыклап ашап бетерде, - дип сөйли Бөгелмә базарында «точка» тоткан Фәридә апа Сафина. - Тик каен җиләген эзләп йөреп кенә табарлык түгел, аның урынын белеп барырга кирәк. Каен җиләге күләгәле урынны ярата.
Шәһәрдә үз йорт-хуҗалыгы белән яшәгән пенсионер ханымның бөтен вакыты бакчада үтә. Яз көне яшелчә үсентеләрен, аннан инде акрынлап бакча уңышын базарга алып чыга. Урманнан җиләктән дә өенә базар аша кайта. Җиләк башланган атнада ук 5 мең сум акча эшләргә өлгергән.
- Пенсияне генә җиткереп булмый бит, - дип аңлата Фәридә апа. - Картым белән ай саен һәр тиенне санап-бүлеп куябыз: атнага 500 сум - бензинга, моннан тыш - коммуналь түләүләргә, якыннарыбызның туган көннәренә дип тә һәркайсына берәр мең сум өлеш чыгарабыз. Менә иң күп туган көннәр июль һәм декабрь айларында көтелә безнең.
- Базарга бишәр чиләк белән киләбез, - дип сөйли Лениногорскидан өч бала анасы Лена ханым Мусина. - Каникул вакыты бит, кызларым белән бергәләп җир җиләге җыябыз. Быел җиләк яхшы, биш литрлы чиләк 2-3 сәгатьтә тула. Без җыйган җиләкләр эрерәк, шуңа 300 сумга төшәсе килми, 350дән сатарга тырышам. Җиләк сатучыларның күплеге куркытмый, кичкә кадәр барыбер һәр чиләкнең хуҗасы табыла. Сатылмый калса, туңдыргычка куярбыз, буранлы кышта кызыл эре җиләк тәмен татырга үзебез дә яратабыз.
Җиләкчеләрне әле алда тагын да кызу чор көтә. Тиздән урманнарда майлы гөмбә белән гөреҗдә үсеп җитәчәк.
- Халыкның майлы гөмбәгә бик исе китми шул, аның мәшәкате күбрәк. Ә менә гөреҗдәгә чират тезелә. Узган ел андый гөмбәнең чиләген 250 сумнан саттым, - дип планнары белән уртаклаша Лена ханым. - Җиләк бетсә, карлыган өлгерер. 20 төп карлыганым бар. Үткән ел кешеләрдә кара карлыган бик начар булды. 5 литрлы чиләген 600 сумга саттылар. Быел ярыйсы гына пешәргә охшап тора.
Хуш исле җир җиләге белән каен җиләге А, В, С, Р витаминнарына, органик кислоталарга, тимер, фосфор, кальцийга бай. Җиләк сусауны баса, аппетитны ача, эчәклекләр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Электән аны халык медицинасында төрле авыруларны дәвалау өчен файдаланганнар. Җиләктән кесәл, компот, шикәрле кайнатма, мармелад ясыйлар. Киптергән килеш компотларга кушалар. Чәчәк атканчы яфракларын җыеп киптереп, чәйгә салалар.
Җиләкле кесәл ясау өчен: җиләкне чистартып, иләк аша үткәреп, су белән шикәр кушып кайнаталар һәм салкын суда эретелгән крахмал кушып, тагын бер кат кайнатып алалар.
Халык әйтсә, хак әйтә:
Җиләк бердән җыйнала.
Җиләкне бөртекләп җыеп савыт тула.
Җиренә күрә җиләге.
Һәр җирнең үз җимеше.
Аязның алмасы бар, яңгырның гөмбәсе бар.
Бакча байлык - бер айлык.
Бакча ясамый алма булмый.
Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотосы