Бразилия – 2014: Россия, хуш! Күңелем буп-буш...

2014 елның 30 июне, дүшәмбе








Россия Футбол буенча дөнья чемпионатыннан төшеп калды. Барысына да аларның футбол мәйданында бер-берсен аңламавы, паслар бирә белмәве һәм әлбәттә инде чыдамлылык һәм тизлек ягыннан шактый зәгыйфь уйнавы сәбәпче. Гомумән, безнең команданы Дөнья чемпонатындагы иң көчсез, иң әзерлексез команда дип атарга мөмкин, минемчә.



Дөресен генә әйткәндә, Россия командасын ачуланып ардым инде. Шуңа күрә бу язмада тәнкыйть сүзләрен әллә ни күп яңгыратмаска тырышырмын. Өстәвенә, Россия комадасы турында бу соңгы язма булачак, дусларым.


Россия-Алжир арасындагы футбол матчы төнге сәгать 24.00 дә башланып китте. Мин дә теләр-теләмәс кенә телевизор каршына чүмәштем. Россия уенчылары бу юлы да начар уйнаса, йөрәгем түзмәс иде, мөгаен. Ярар, мин әйтәм, Алжир командасының Россия капкасына бер гол керткәнен көтәм дә, ятып йоклыйм. Төн уртасында нервы әрәм итеп утырмыйм әле... Шулай дип уйлап бетерергә дә өлгермәдем, комментатор “гооол” дип кычкырып җибәрде. Әһә, мин әйтәм, йокларга вакыт җиткән икән...



Телевизорга күтәрелеп карасам, безнең команда уенчылары кочаклашып маташа. “Ялгыш күрәм, ахрысы”, - дип күзләремне уып та, катырак ачып та карадым, хәтта. Юк, әлеге голны чыннан да безнекеләр керткән икән бит. Кем дип уйлыйсыз – Александр Кокорин!!! Мин шаккаттым... күзләрем маңгаема менде. Менә бәхет, мин әйтәм.




Фатир буйлап мин йөгереп йөрим, ә футбол мәйданында исә Россия уенчылары кочаклаша. Александр Кокоринның кумиры – Андрей Аршавин, ахрысы, дигән нәтиҗәгә килдем.. Бу уенчының гол керткәннән соң имән бармагын ирененә куеп, “тссс” дип әйтә торган гадәте бар. Кокорин да кичә Аршавинның шушы гадәтен кабатларга уйлады булса кирәк. Шәхсән миңа бу ошамады. Һәр уенчының үзенең уникаль йөзе, үзенчәлекле гадәтләре булырга тиеш. Ә Кокорин исә быел дөнья чемпионатына да эләгә алмаган бер тиенлек Аршавинны кабатлаган булып маташа...


Ярар, Россия белән Алжир арасындагы матчка кире кайтыйк. Әлеге гол Россия уенчыларына гына түгел, ә минем күңелгә дә өмет чаткылары өстәде. Шул ук вакытта йөрәгемне ниндидер курку басты. Керттермәсәләр генә ярар иде, мин әйтәм.


Өстәвенә, комментатор җен ачуларымны чыгарды. Ай-яй мактанырга ярата да инде безнекеләр. Кокорин голыннан соң ул “безнекеләр профессиональ уен күрсәтә”, “оста уйныйлар”, “афәрин” дип кычкырынырга тотынды. Уфф, мин әйтәм, әллә сукыр инде бу.


Безнең команда уйный белми. Паслары тиешле уенчыга кадәр барып җитми, һөҗүмнәре дә килделе-киттеле генә, өстәвенә уен ахырына эт сыман ардылар – һәрвакыттагыча йөгерә алмый башладылар. Ә комментатор ачуны китереп “безнекеләр оста” дип утырган була.



Мәсәлән, Самедовны гына алыйк. Ул туп белән Алжир капкачысы каршына бергә-бер чыкты һәм... кертә алмады. Башка команда уенчысы булса, туп әллә кайчан көндәшләре капкасы эчендә очып йөрер иде инде. Ә россиялеләрдән чыкмый...



Алга таба да шушылай дәвам итсә, Алжир футболчыларының безне җиңәсе көн кебек ачык иде. Икенче тайм уртасында шулай булды да – Алжир уенчысы Ислам Слимани Россия капкасын штурмлады. Исәп - 1:1.


Биредә Акинфеевны гаепләп булмый, әлбәттә. Чөнки әлеге тупны тибәр алдыннан аның күзен лазер белән яктырттылар һәм ул тупны күрми калды. Ә судья бу начар гамәлне күрмәмешкә салышты. Футбол шундый буламы инде менә! Комментатор да әлеге нюанска игътибар итмәде. Чыннан да сукырдыр бу...





Шунысына сөендем, соңрак Игнашевич әлеге гол өчен Слиманидан үч алды – Алжир уенчысының биленә китереп төртте. Аны носилкаларда алып чыгып киттеләр. Дөресен генә әйткәндә, ул миңа юри кылана кебек тоелды. Ир-ат башы белән “билгә суктылар” дип җирдә аунап ятмый инде жүнле кеше.


Россиялеләр исә Алжир командасына бүтән бер туп та кертә алмады. Кокоринның ялгыш кына капкага эләккән тубы исә әлеге матчны 1:1 исәбе белән тәмамларга ярдәм итте...


Булды, бетте! Россия командасы уенчылары өйләренә кайтып китә. Миңа калса, бу дөрес тә. Әгәр дә безнең команда алга таба да уйнау мөмкинлеге алса, без гомумән дә оятка калган булыр идек, мөгаен. Сау булыгыз, Россия уенчылары! Сез миңа мәңге онытылмаслык оялу хисләре бүләк иттегез! Вакытында кайтып китүегез өчен рәхмәт сезгә...

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International