Уртак мәсьәләнең бердәм чишелеше

2014 елның 30 июне, дүшәмбе







Татарстан Россиянең иң алдынгы төбәкләреннән санала. Шуңа күрә, аны еш кына башка регионнарга үрнәк итеп куялар. Бу юлы республикабыз Россия төбәкләрен коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче намуссыз фатир хуҗалары белән көрәшергә өйрәтәчәк.



Коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән качып йөрүчеләр белән көрәш күп еллар дәвамында аеруча актуаль проблемалардан саналды. Андый фатир хуҗалары, кагыйдә буларак, күршеләре хисабына  көн күрде. Дөресрәге, аларның коммуналь оешмаларга булган әҗәтләре башка фатирларга бүлеп бирелде. Бу исә халыкта зур ризасызлык уятты. Алар әлеге проблеманы хәл итүләрен сорап, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.



Түрәләр исә бу мәсьәләне хәл итү юлын тапты. Халыкка коммуналь хезмәтләр күләмен исәпләү өчен фатирларына махсус счетчиклар урнаштырырга тәкъдим ителде. Шул рәвешле, счетчиклы фатирлар бары тик үз чыгымнарын гына каплый башлады. Ә бу җиһазны  урнаштырырга ашыкмаган фатир хуҗалары исә «үзләренә үпкәләргә» тиеш булды.



Шулай да, бу өлкәдә проблемалар калмады, дип мактанырга иртәрәк щле. Бу эшне тормышка ашыру хәзер дә шактый актив бара. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен камилләштерү исә Татарстан хөкүмәте алдында торган иң мөһим бурычларның берсе санала.



Татарстан Россия төбәкләренә ярдәм итмәкче



Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр белән көрәш  тәмамлану стадиясендә булса да, Россиянең башка төбәкләрендә хәл бер дә мактанырлык түгел. Шуңа күрә Татарстанның «Бердәм Россия» фиркасе әгъзалары аларга ярдәм итәргә булган да инде.

 


Июнь башында Чиләбе шәһәрендә «ТКХ – яңа сыйфат» дип аталган махсус форум узган иде. Шушы көннәрдә исә «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре әлеге форум нәтиҗәләре буенча махсус киңәшмә җыйды. Анда Татарстаннан республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

 


Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында коммуналь хезмәтләр өчен түләргә теләмәүчеләр белән көрәш максатыннан башка төбәкләрдә Татарстан тәҗрибәсен файдалана башларга тәкъдим итте.

 


- Бу мәсьәләне хәл итү өчен, беренче чиратта, махсус хисап алып бару таләп ителә. Шуңа күрә без счетчиклар булдыру карарын кабул иттек тә инде. Ә инде әҗәтләрне счетчиксыз фатир хуҗалары түләячәк. Шул рәвешле, без берьюлы ике бурычны хәл итәбез. Беренчедән, халык коммуналь хезмәтләр өчен күпме тиеш, шулкадәр генә түли; икенчедән, намуссыз фатир хуҗалары үз әҗәтләренең зыянын, һичшиксез, сизәчәк, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

 


«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы идарәсе керткән тәкъдимне якын арада  карарга да мөмкиннәр. Ә Россиянең Татарстанга шундый зур ышаныч күрсәтүе исә юкка түгел, әлбәттә. Республикабыз илнең иң алдынгы төбәкләреннән санала. Россия регионнарының Татарстан тәҗрибәсен куллануы исә күптән инде гадәткә әверелде кебек.

 


Мәсәлән, күпкатлы йортларга капиталь ремонт программасын гына алыйк. Аны Татарстанда федераль законнар кабул ителгәнче үк гамәлгә ашыра башлаганнар иде инде. Быел исә ремонт эшләре барлыгы 793 йортта башкарылыр, дип көтелә. Шул рәвешле, 200 меңнән артык татарстанлы үзенең торак белән бәйле проблемаларын хәл итәчәк.

 


«Хәтер шәмнәре» хатирәләрне яңарта

 


“Бердәм Россия” партиясе әгъзалары белән беррәттән, «Яшь гвардия» оешмасына керүче яшьләр дә файдалы эш башкарырга тырыша. Мәсәлән, 22 июнь (Бөек Ватан сугышы башланган көн) алдыннан алар «Казан» гаилә үзәге янында «Хәтер шәмнәре» дип аталган махсус акция уздырды. Аның максаты – халыкка әлеге кайгылы көн турында җиткерү, сугышта һәлак булган ватандашларыбызны тагын бер кат искә алу булды. Биредә катнашучылар кулларына шәмнәр һәм сугыш турындагы тарихи мәгълүматлар язылган плакатлар тотып сафка басты. Якында гына хәрби кием кигән «Яшь гвардия» оешмасы егетләре сакта торды. Чара башланыр алдыннан исә теләге булганнарга борынгы ГАЗ-64 машинасы янында фотога төшү бәхете елмайды.

 


Акцияне СССРның танылган дикторы Юрий Левитан тарафыннан укылган мөрәҗәгать белән ачып җибәрделәр. Гаилә үзәге янында: «Бүген иртәнге сәгать дүрттә илебезгә герман гаскәрләре үтеп керде. Алар безнең ил чикләренә һөҗүм итте, шәһәрләргә бомба яудырды..» дигән коточкыч сүзләр яңгырады.  Бу белдерү чарада катнашучыларга аеруча нык тәэсир итте, ахрысы – күзләрдән яшь бәреп чыкты...

 


Татарстандагы «Яшь гвардия» оешмасының лидеры Ксения Владимирова сүзләренә караганда, «Хәтер шәмнәре» акциясенең файдасы бәяләп бетергесез.   


- Телевизор аша тугандаш Украинада хәзер дә яшь кешеләрнең һәлак булуын күреп йөрәк әрни. Бөек Ватан сугышы бүтән кабатланмаска тиеш. Безнең ил заманында бик зур югалтулар кичерде, шуңа күрә ул нинди дә булса агрессиягә сәләтле түгел. Россия – тыныч ил, биредә тыныч халык яши, - дип белдерде ул үзенең чыгышында.

 



Рәмзия ЗАКИРОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International