Яр Чаллы шәһәре “Яшьләр көне”н билгеләп үтте

2014 елның 30 июне, дүшәмбе






Яр Чаллы шәһәре бүген зурлап иң көтеп алынган  бәйрәмнәрнең берсе - “Яшьләр көне”н билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары, гадәттәгечә, шәһәрнең яр буенда уздырылды. Чулман буе  роллерлар, скейтборчылар, иң көчле спортчылар, авто-мото сөючеләр, җырчы – биючеләрне бергә җыйды.

 


 Яшьләр көне “Идел-Чулман парус регатасы - 2014” ярышлары белән башланып китте. Анда Татарстан Республикасы, Пермь, Тольятти, Түбән Новгород, Самара һәм Смоленскидан килгән 40лап спортчы катнашты.

 


Иң беренче мәйданчыкта “КАМАЗ” ААҖе төзелешенә 45 ел тулуга багышланган авто-мото күргәзмә оештырылган иде. Биредә халык игътибарына беренче тапкыр Мәскәүнең “Төнге бүреләр” байк-клубы авыр техникасы -  Made MAX автомобиле дә тәкъдим ителде.

 


“Яшьләр көн”ен оештыручылар быел экстремаль спорт төрләренә аерым басым ясаганнар. Кич дәвамында паркур, скейтбординг, ВМХ, велорейсинг кебек спорт төрләре буенча ярышлар узды.

 


Чаллы яшләренә башкалабыз кунаклары да зур бүләк әзерләгән иде. Казан страйдерларының күрсәтмә чыгышларын һәркем таң калып карады.

 


Бәйрәм чараларында катнашып бүләк алу мөмкинлеге кечкенә кунакларга да бирелде. Алар  өчен “Бэби-ралли” дигән велосипед узышлары үткәрелде.

 


Яшьләрне бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары – ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитет җитәкчесе Фәрхад Латыйпов һ.б. тәбрикләде.

 


Кич дәвамында яшьләр өчен Санкт-Петербург ди-джейлары DJ Мatiz һәм Садко иң заманча көйләрне уйнадылар, Чаллының иҗат коллетивлары чыгыш ясады.

 


 Бәйрәм Минзәлә аэроклубы парашютчылары чыгышы, су техникасы парады һәм салют   белән тәмамланды.

 



Гөлназ ГАЛИМОВА фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International