ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
Социаль алдакчылык очраклары ешаеп китү, телефон ярдәмендә алдауның яңа төрләре барлыкка килү сәбәпле, гражданнарга мөлкәт һәм финанс зыяны китерүгә юнәлдерелгән җинаятьләрне булдырмый калу максатыннан, сезгә алдауның иң киң таралган ысуллары турында сөйләргә, борчулы шалтыратулар алганда уяулыгыгызны җуймаска өндәргә телибез.

31
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанның яшьләр оешмалары "Президент белән бергә" Иҗтимагый инициативалар үзәге төзеде. Республика үсешенә өлеш кертергә теләгән һәркемгә үз тәкъдимнәре белән әлеге Үзәккә мөрәҗәгать итәргә һәм аны тормышка ашыруда катнашырга мөмкинлек тудырыла.
Катлаулы икътисади вәзгыять чорында социаль ярдәм итү мәсьәләсе аеруча актуальләшә. Әлеге өлкә гади халыкта гына түгел, ә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар үзәгенә килеп баса.

Россия мөселман эшкуарлары Ассоциациясенең Татарстанда бүлеге ачылды. Бу – төбәкләрдәге беренче вәкиллек. Тиздән Россиянең башка төбәкләрендә дә бүлекләр оештырылачак һәм әлеге Ассоциация илдәге барлык мөселман эшкуарларын берләштерәчәк.

Татарстанда законсыз барлыкка килгән чүплекләр саны елдан-ел кими. Беренче чиратта, бу - җаваплы идарәчелекнең әлеге тармакка аеруча зур игътибар бирүе белән аңлатыла. Халык һәм мәктәп укучыларының тырышлыгы да тиешле нәтиҗәне бирә, әлбәттә.

Республикабызда 26  апрельгә кадәр  “Мин татарча сөйләшәм!” ди-гән акция  бара.
28 мартта  тыл  хезмәтчәне Маһинур Һидиятулла кызы Садыйкованың гаи-ләсендә зур тантана булды. Аңа 90 яшь тулды.
Казан шәһәрендә филармония залында  Татарстан Республикасы  ветераннары арасында  һәвәскәр башкаручыларның  “Балкыш” республика фестивале  лауреатларының  хәйрия концерты булды.

Айбаш авыл җирлегендә  унөч  шәх-си ярдәмче хуҗалык ташламалы  шартларда  саву аппаратлары алды.

Яшь көрәшчеләрнең  Мамадышта узган бәйгесендә 55 килограммлы авырлыкта  Биектауның балалар-үсмерләр  спорт мәктәбендә тәрбияләнүче – Суыксу урта мәктәбендә белем алучы Эмиль Гыйниятуллин  җиңде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International