Татарстанда тәкъдимнәр бушка китмәячәк

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстанның яшьләр оешмалары "Президент белән бергә" Иҗтимагый инициативалар үзәге төзеде. Республика үсешенә өлеш кертергә теләгән һәркемгә үз тәкъдимнәре белән әлеге Үзәккә мөрәҗәгать итәргә һәм аны тормышка ашыруда катнашырга мөмкинлек тудырыла.


Иҗтимагый инициативалар үзәген ачу турында “Сәләт” республика яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстанның иҗади яшьләр академиясе, Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе, эзтабар отрядларның “Отечество” берләшмәсе, Студент хезмәт отрядлары республика үзәге кебек 25ләп яшьләр оешмасы килеште. Аның идарәсе Казанда “Сәләт” фонды бинасында урнашачак.




– Татарстанда яшьләр оешмалары шактый, һәркайсы үз юнәлешендә республика дәрәҗәсендә әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыра һәм аларның күбесе Татарстан җитәкчелеге тарафыннан хуплау тапкан. Уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм яңадан-яңа проектларга нигез салу өчен безгә бүген берләшергә кирәк. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та республиканың социаль-икътисади үсешен дәвам итү бәрабәренә халыкны берләшергә чакырды. Без, үз чиратыбызда, яшьләр оешмалары бергәлеген төзү мөһимлеген аңлыйбыз. Республиканың киләчәгенә битараф булмаган, гомер кичергән җирлегенә файда китерергә теләгән кешеләр – олысы-кечесе – үз тәкъдимнәре белән моннан соң Иҗтимагый инициативалар үзәгенә мөрәҗәгать итә алачак. Тәкъдимнәрне “Сәләт” фонды бинасына килеп әйтергә яки интернет аша да юллап булачак. Якын вакытта без Үзәкнең сайтын ачарга уйлыйбыз. Шуңа басым ясап әйтәсе килә – әлеге Үзәк моң-зар җыеп утыра торган урын түгел, ул – яшәешнең һәр өлкәсендә вәзгыятьне яхшы якка үзгәртергә ярдәм итүче тәкъдимнәрне туплау һәм аларны тормышка ашыру юлларын табу белән шөгыльләнәчәк, – дип хәбәр итә “Сәләт” фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов.




Татарстанның Студент хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков сүзләренчә, яшьләр оешмалары проектларының нәтиҗәлелегендә шик юк. Мәсәлән, 20 еллык тарихы булган “Сәләт” фондының еллык чаралар планында – 50гә якын проект, һәм алар 12 мең яшүсмерне җәлеп итә. 250 мең студентны колачлаган Татарстанның Студентлар лигасы да 30лап проектка җаваплы. Студент хезмәт отрядлары хәрәкәтенә 12 мең яшь кеше кушылган.




– Әйтик, Студентлар хезмәт отрядлары үзәге яшьләргә җәйге чорда гына түгел, ә укуын тәмамлап, белгечлек алып чыккач та эш табарга булышуны бурыч итеп куя. Бүгенге көндә бигрәк тә авыл хуҗалыгы белгечлекләрен үзләштергән яшьләрне авылда калдыруга кагылышлы проектларга өстенлек бирелә. Гомумән, безгә Иҗтимагый инициативалар үзәген эшләтеп җибәрү өчен республика күләмендә өстенлекле юнәлешләрне билгеләү таләп ителә, – ди Ринат Садыйков.




Бу атнада “Сәләт” йортында узган яшьләр оешмалары лидерларының эшлекле очрашуында чираттагы адым итеп, Иҗтимагый инициативалар үзәгенең һәр районда үз вәкиллеген булдырырга килештеләр.


Лилия ГАДЕЛШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International