28 мартта тыл хезмәтчәне Маһинур Һидиятулла кызы Садыйкованың гаи-ләсендә зур тантана булды. Аңа 90 яшь тулды.
Ветеранны туган көне белән котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов килде. Аңа котлау адресы, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Маһинур Һидиятулла кызы тумышы белән Апсабаш авылыннан. Гомере буена колхозда эшләгән, Чуваш Илендә колхоз ашханәсендә аш пешерүче булган. Ире Фазылҗан белән бергә җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Фазылҗан Садыйков сугышта катнашкан, булдыклылыгы белән әйләнә-тирәгә даны таралган балта остасы булган, йортлар салган.
Сугыш чорында Маһинур апа, бик күп яшьтәшләре кебек, оборона эшләренә җибәрелә. Савиново бистәсеннән ерак түгел торф чыгаралар, аны киптереп, заводларда ягулык итеп кулланалар.
Маһинур апаның 13 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Соңгы елларда ул улы Харис һәм килене Фидалия гаиләсендә яши. Сугышта катнашучының тол калган хатыны буларак, аңа Биектау авылында квартира биргәннәр.
Шушы ук көнне сугышта катнашкан, Биектау авылында яшәүче Рафаэль Зәкәрия улы Ямильевны да туган көне белән котладылар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ветеранга котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырды, нык сәламәтлек, һәм иминлекләр теләде.