Татарстанда законсыз барлыкка килгән чүплекләр саны елдан-ел кими. Беренче чиратта, бу - җаваплы идарәчелекнең әлеге тармакка аеруча зур игътибар бирүе белән аңлатыла. Халык һәм мәктәп укучыларының тырышлыгы да тиешле нәтиҗәне бирә, әлбәттә.
2015 елда Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрель көнне башланып китәчәк. Аның максаты – республиканы чүп-чардан чистарту, халыкка табигатьне саклау, аның турында кайгыртуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату.
Законсыз чүплекләр саны кими
- Мондый чаралар республикада инде берничә ел рәттән уздырыла. Мәсәлән, 2014 елда санитар-экологик икеайлык чорында Татарстанда барлыгы 1217 законсыз чүплек ачыкланды. Аларның гомуми мәйданы 556 мең квадрат метр тәшкил итте. Бу – башка еллар белән чагыштырганда күпкә азрак, - дип белдерде Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рамил Низамов.
Моның шулай икәнлеген аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 2013 елда ачыкланган законсыз свалкалар саны 1529 булган, ә 2012 елда исә әлеге күрсәткеч 1689ны тәшкил иткән.
- Бу уңай вәзгыять, беренче чиратта, муниципаль берәмлекләр һәм табигатьне саклау органнарының үзара тыгыз элемтәдә эшләве белән бәйле. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, соңгы елларда халыкның экологик культурасы елдан-ел арта. Алар табигатьне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын яхшырак аңлый башлады кебек, - дип дәвам итте сүзен министр урынбасары.
Укучылар да ярдәм итә
Агымдагы елда санитар-экологик икеайлыкны уздыруга берникадәр үзгәрешләр кертелгән. Мәсәлән, быел әлеге айлык барышында ачыкланган барча законсыз чүплекләр “Татарстанның Экологик картасы” дип атала торган махсус мәгълүмати системага урнаштырылып барачак. Системаны karta.tatar.ru адресы аша табарга мөмкин. Аның файдасы шактый зур булырга охшаган. Ник дигәндә, бу портал ярдәмендә барча муниципаль бермәлекләр үз җирлекләрендәге свалкалар белән бәйле вәзгыятьне күзәтеп бара алачак.
- Әлеге картага күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган чүплекләр генә түгел, ә халыктан 8 (843) 267-68-67 “кайнар линия” телефоны һәм “Халык контроле” порталы аша килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр дә кертеләчәк. Әле алай гына да түгел, бу эштә безгә “Мәктәп эко-патруле” системасы да ярдәмгә килә, - дип ассызыклады Рамил Низамов.
Бактың исә, “Мәктәп эко-патруле” системасы Татарстан Президентының кушуы буенча махсус эшләнгән икән. Аның аша һәрбер укучы үзе тапкан чүплекләр турында хәбәр итә ала. Санитар-экологик икеайлыкка нәтиҗәләр ясаган вакытта аеруча актив укучылар, сыйныфлар һәм мәктәпләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
- Система күпмедер дәрәҗәдә “Халык контроле” сайтын хәтерләтә. Узган елның сентябреннән башлап, аның аша барлыгы 747 мөрәҗәгать килеп иреште инде. Аларның 69 проценты хәл ителде, ә калган 31 проценты буенча актив эшчәнлек бара, - дип дәвам итте сүзен министр урынбасары.
Актив кешеләргә – грантлар
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, хәзерге вакытта санитар-экологик икеайлыкка әзерлек аеруча актив бара. Кайбер районнарда бу эшчәнлек тәмамланган инде. Урыннарда исә аның үтәлешен күзәтү өчен җаваплы затлар билгеләнгән. Әле алай гына да түгел, кайбер районнар территорияне чүп-чардан чистартуда аеруча актив катнашкан һәм законсыз свалкаларны ачыклауга зур игътибар биргән кешеләрне махсус грантлар белән бүләкләргә әзерләнә. Чистай һәм Әлмәт районнары әнә шундыйлардан.
Урманнардагы чисталыкны тәэмин итү турында исә журналистларга Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин сөйләде.
- Без шәһәр яны урманнары һәм федераль трассалар яны территорияләрендәге законсыз чүплекләрне ачыклауга аеруча зур игътибар бирәбез. Бу эш инде башланып китте. Шул рәвешле, хәзерге вакытта без урман фондына карый торган 113 гектар җирне чүп-чардан чистартуга ирештек. Чүп-чарның гомуми күләме исә 512 кубометр тәшкил итте, - дип белдерде министр урынбасары.
Җитәкче сүзләренә караганда, табигатьне чүп-чардан арындыруда халыкның катнашуы бик мөһим. Бары тик шул чагында гына алар экологияне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын тулысынча аңлый башлаячак.
- Табигатьне чүп-чардан арындыруда катнашкан кеше бүтән беркайчан да чүпне җиргә тапшламаячак. Үз гомерендә бер мәртәбә генә булса да агач утыртып караган кеше исә табигатькә зур җаваплылык белән караячак, - дип саный Харис Мусин.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, санитар-экологик икеайлык белән бәйле төп эшләр 9 майга кадәр тәмамланырга тиеш.
Рәмзия ЗАКИРОВА