Көрәш келәмендәге җиңүләр

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Яшь көрәшчеләрнең  Мамадышта узган бәйгесендә 55 килограммлы авырлыкта  Биектауның балалар-үсмерләр  спорт мәктәбендә тәрбияләнүче – Суыксу урта мәктәбендә белем алучы Эмиль Гыйниятуллин  җиңде.

27-28 мартта ул милли көрәш буенча 2000-2001 елгы үсмерләр арасында Татарстан Республикасы укучыларының Х нчы  Спартакиадасында катнашты. Келәмдә 13 командадан 107 көрәшче очрашты.

45 килограммлы  үлчәү категориясендә  өченче урынны Ямаширмәдән Алмаз Гатауллин, 80 килограммлы авырлыкта  Суыксудан  Булат  Низамиев алды. Нәтиҗәдә безнең команда  6 нчы урынга  чыкты. Бу  үсмерләр  белән   тренер-укытучылар Р.Н.Минуллин һәм Л.Р.Зиннәтуллин шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International