1 апрель Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә “Мәктәп картасы” проект рәсми рәвештә эшли башлаячак.
Узган елны Иннополис Университеты Татарстан Республикасы мәктәпләрендә үзенең программаларын кертте. Алар арасында мәктәпләрдә робототехника буенча программалар: 5-11 сыйныф укучылары арасында 3350 укучы, STEM-робототехника программасы буенча 100 артык укучы квалификациясен арттырган, шула исәптән “ИТ-класслар” дәүләт программасы аша.
31 мартта «ОЭЗ «Иннополис» ААҖ акционерларының чираттан тыш утырышы узды. Утырыш ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров җитәкчелегенә оешты.
Иртәгә, 28 март көнне сәгать 20.30 дан 21.30 га кадәр, Татарстанда ел саен уздырыла торган Халыкара “Җир сәгате” акциясе була. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт органнарын, предприятиеләр һәм оешмаларны, шулай ук республика халкын әлеге акциягә кушылырга чакыра. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел, гадәт буенча, биналарның, корылмаларның элмә такталарындагы архитектура-декорация элмә утлары, торак йортларны яктыртучы утлар, гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган электр җайланмалары сүндереләчәк, шулай ук электр энергиясен файдалануны киметүдә башка чаралар күреләчәк.
1 апрельдән Казанда һәм Яр Чаллыда “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча балалар 2015-2016нчы уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә массакүләм төстә урнаштырыла башлый. Балалары бакчага юллама көтүче әти-әниләргә чиратлары турындагы мәгълүматны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тикшереп тору зарур. Гаризаның статусы “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юнәлтелә”гә (“Направлен в ДОУ”) үзгәрү белән, әти-әниләргә 30 көн эчендә кабул ителү өчен үзләренең бакчаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«ТР электрон сәламәтлек саклау» системасындагы «Поликлиника» һәм «Стационар» модульләре тулы эксплуатациягә кертелү уңаеннан 7нче шәһәр клиник больницасында ТР мәгълүматлаштыру һәм лемтә министрылыгы һәм ТР сәламтәлек саклау министрылыгы вәкилләре очрашуы үтте.