Бер дә зарланырга яратмый

2015 елның 28 марты, шимбә

Быел Шәрәфелбанат Камалетдин кызы Гайнетдиновага  99 яшь була.  Шул уңайдан район газетасы аша  кадерле әниебезгә  олы хөрмәтебезне, йөрәк түреннән чыккан рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Әни 1916 елның  27 мартында  Биектау районы Олы Кавал авылында  икенче бала булып дөньяга килә. Дәү әтием – Камалетдин Хөснетдин улы авылның мулласы, дәү әнием Нәфисә Габделгани кызы абыстае була. Алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Әниемнең абыйсы Хәбибрахман  сугыштан әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югала. Бүгенге көндә бары тик  әни  генә исән-сау. Ул яшьли тол кала. Безне – 3 баласын ялгызы гына тәрбияләп үстерә. Ни  кызганыч, абыем Фәрит  исән түгел. Аның гаиләсе Олы Кавал авылында, ә апам Мәүлидә  Казанда кече  кызының гаиләсе белән яши.  Әни безнең өчен булдыра алганча бар көчен, тырышлыгын куеп яшәде. Дәү әти-дәү әниебез безгә  үсеп  җиткәнче терәк булдылар, аларның ярдәме белән без ятимлекне сизмәдек. Тормыш җитешсезлекләрен  булдырмау, безне ач-ялангач  итмәс өчен әни атнасына  бер-ике  тапкыр  сөт, катык, бәрәңге  сатарга йөрде. 25 километр  араны җәяүләп бара, тиз генә әйберләрен сатып, икмәк һәм  башка  кирәк-яракларны алып кайтып та җитә иде.  Ул вакытта авылның күп кенә хатын-кызлары  шулай йөрделәр. Кайчагында без, балалар, бергәләп әниләргә булышу өчен, каршыларына бара идек. Әнинең шул  җәяү йөргән юлларын бер җепкә салсаң, ничә мең километр килеп чыгар иде икән?
Әле Казаннан кайткач, колхоз эшенә  дә, өйдәге  эшләргә дә өлгерергә кирәк бит. Ләкин әнинең тормыш авырлыгыннан  зарланган  вакытын   хәтерләмим, чөнки  ул вакытта беркемгә дә җиңел булмый. Шулай да, без кечкенә вакытта сандык төбенә  пөхтәләп салынган заемнарны күрсәтеп,  нинди авырлыклар  белән түләнгәнен  сөйләгәне бар. Без  ул  вакытта аның нәрсә икәнлеген бигүк аңлап  та  бетермәгәнбездер.

Үзенең гомер юлында әнигә ачлыгын да, сугыш ачысын, авыр хезмәтне дә  күрергә туры килгән. Сугыштан  соңгы катлаулы елларда да, төшенкелеккә бирелмичә,  авырлыкларны җиңеп, намус белән эшләп яшәгән безнең әниебез.  

Бүгенге көндә  әниебез, Аллага шөкер, исән-сау, үзенең 99 нчы яшен каршылый. Үз-үзен йөртә, нәкъ элеккечә, чисталык-пөхтәлекне ярата. Без, бөтен балалары, оныклары, аңа сәламәтлек телибез. Аны  әле күп еллар үз арабызда күрергә телибез.

 


Мђњлия ЗЂКИЕВА, Ташлы Кавал авылында яшђњче кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International