Хуш киләсең, Нәүрүз!

2015 елның 29 марты, якшәмбе

Безнең  төрки  бабаларыбызның онытыла барган  изге  бәйрәм-нәре,  аларның  гореф-гадәтләре, ниһаять, безнең  көннәрдә әйләнеп кайта башлады.

Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең бабаларыбыз язны – Нәүрүзбикәне каршы алганнар. Алар  булган  теләкләрен Нәүрүзбикәгә җиткерергә  тырышканнар. Өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр.

Безнең Чыпчык   урта  мәктәбендә дә  бу бәйрәмне ел саен үткәрү  гадәткә кереп бара. Быел да, 21 нче март көнне мәктәбебездә “Хуш киләсең, Нәүрүз!” дигән темага әдәби-музыкаль кичә һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Татар теле укытучылары Э.М.Хәкимуллина, З.М.Низамова, М.Ф.Гарифуллина, Л.М.Гыймадиева  5, 6, 7, 10 нчы сыйныфларда сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Укучыларга Нәүрүз бәйрәме турында мәгълүмат җиткерделәр, “Нәүрүз” төшенчәсен аңлаттылар, аңа бәйле гореф-гадәтләр белән таныштырдылар.

Ә дәресләрдән соң, татар теле  укытучылары  актлар залында “Нәүрүзне каршы алу” кичәсе  уздырдылар. Бу  кичәгә  укучылар ныклап әзерләнеп килгәннәр  иде. Табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр өйрәнгәннәр. Нәүрүз бәйрәменә кунакка “Су анасы”, “Аҗдаһа”, “Кыш бабай” һәм бәй-рәмнең төп кунагы “Нәүрүзбикә” килгән иде. Балалар йорттан-йортка кереп  күчтәнәчләр  җыю-ны сәхнәләштерделәр, ә аннары җыелган күчтә-нәчләр белән бергәләп чәй эчтеләр.

Бәйрәм бик күңелле  узды!
 


Чыпчык урта белем мђктђбенећ татар теле џђм ђдђбияты укытучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International