Мөселман эшкуарлары Татарстанны үстерәчәк

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Россия мөселман эшкуарлары Ассоциациясенең Татарстанда бүлеге ачылды. Бу – төбәкләрдәге беренче вәкиллек. Тиздән Россиянең башка төбәкләрендә дә бүлекләр оештырылачак һәм әлеге Ассоциация илдәге барлык мөселман эшкуарларын берләштерәчәк.


Россия мөселман эшкуарлары Ассоциациясенең ныклап эшкә тотынуы моннан өч ай элек, аның җитәкчесе итеп танылган гимнастка Алинә Кабаеваның әтисе – футболист, эшкуар Марат Кабаев билгеләнгәч башланды. Ассоциациянең максаты – мөселман эшкуарларын берләштереп, аларның эшчәнлеген киңрәк җәелдерү, чит ил мөселман эшмәкәрләре белән элемтәләр урнаштыру.

Татарстан бүлеге өчен эшкуар, Казандагы “Туган авылым” комплексы хуҗаларыннан берсе Радик Абдрахманов җаваплы булачак. Шуңа күрә бүлек идарәсе дә биредә урнашачак. Россия мөселман эшкуарлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеген ачу тантанасы бик күп кунаклар, Төркия һәм Иранның Казандагы генераль консуллары, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре катнашында әлеге комплекста үткәрелде.

– Бүген Россия илдәге мөселман өммәтенә һәм, гомумән, мөселман дөньясына йөзе белән борылды. Россиядәге эшкуарлыкның 30 проценты мөселманнар кулында. Кем ул мөселман эшкуары дигәндә, кулында – табыш, ә йөрәгендә Аллаһыга мәхәббәт йөрткән, тормышын һәм эшен шәригать кануннарыннан тайпылмыйча корган кеше, – ди Радик Абдрахманов.

Ассоциация тарафыннан, изге Коръәнда язылганнарга таянып, мөселман эшкуарының Кодексы төзелгән. Аның эчтәлеге белән беренчеләрдән булып Татарстан эшкуарлары танышты. Кодекста мөселман эшкуарының үз җилкәсендә күтәрергә тиешле югары миссиясе – эшен гадел һәм намуслы башкарып, шул ук вакытта яхшы нәтиҗәләргә дә ирешеп, кешеләрне Аллаһының бөеклеген аңлауга китерү. Коръәндә кешеләргә бер-берсенә ярдәмләшү өчен берләшмәләргә керергә кушылган. Эшкуарлар Ассоциациясенә керү – эшкуарларның үз иреге белән бер-берсе алдында өстәмә җаваплылык алуы турында килешүе. Кодекс эшкуарлыкның дини нигезләрен, хезмәттәшләр белән бәйләнешләрен, кулланучылар, эшчеләр белән мөгаләмәсен, хәйрия гамәлләрен, дәүләткә һәм ватанпәрвәрлеккә мөнәсәбәтен аныклый.

– Мөселман эшкуарлары Ассоциациясенең әгъзасы булу – һөнәри элемтәләрне киңәйтергә, бөтен мәсьәләләр буенча бушлай киңәшләр алырга, ислам бизнес-конференцияләрендә катнашырга, ташламалы шартларда белем бирү программаларын һәм тренинглар узарга, яңа эш яки эшче эзләгәндә үз игъланыңны Ассоциация мәгълүмат базасына кертергә мөмкинлек бирәчәк. Без киләчәктә Россия Дәүләт Думасына, төбәк һәм муниципаль хакимиятләрнең сайлау органнарына үзебездән кандидатлар тәкъдим итәргә җыенабыз, – дип сөйли Ассоциация җитәкчесенең урынбасары Айдар Шаһимәрданов.

Аена Ассоциациянең 5-6 төбәк бүлекчәләрен ачарга ниятләнелә. Быелгы планнардан – “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар төркеме эшчәнлеге кысаларында үтәчәк чараларда актив катнашу, Ислам Хезмәттәшлек Оешмасының әгъзалары булган 50дән артык илнең мөселман эшкуарлык Ассоциацияләре белән хезмәттәшлекне җайга салу, ислам икътисады өлкәсендә мөселман белем бирү системасын кулланышка кертү, ислам эшкуарлыгы һәм финанслары темасына басма продукцияләр нәшер итү, Татарстанда тормышка ашырырга мөмкин инвестицион проектлар базасын туплау һәм аларга инвесторлар эзләү, Татарстанда эшлекле мохитне яхшырту өчен эшкуарлык белән дәүләт арасын якынайту, грант һәм субсидияләр алырга булышу. Болардан тыш, Рамазан аенда Казанда федераль ифтар мәҗлесен, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәйрия чаралары оештыру да күз уңында тотыла.

Шунысы игътибарга лаек, мөселман эшкуарлары Ассоциациясе үз сафларын арттыру өчен,  шәригать кушканнарга хилафлык китермичә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгән яшьләргә дә үз эшен башларга ярдәм итәчәк.


Лилия ГАДЕЛШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International