ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
Укучыларның  рус теле, әдәбияты һәм тарих буенча   Бөтенроссия  олимпиадасының  төбәк этабы призеры – 3 нче Биектау урта мәктәбенең  9 сыйныф укучысы Айгөл Әхсәнова.
Сугыш!.. Бу  сүзне ишетүгә йөрәкләрне шом баса, күңелләрне үткәннәрнең канлы хәтирәләре  бимазалый. Сугыш беткәнгә 70 ел  үтсә дә, ул көн әле кичә генә булган кебек.
2 апрель көнне  Мәмдәл авылында яшәүче  тыл хезмәтчәне Хәлимә Абдулла кызы  Җамалиевага 90 яшь тулды.
Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең  игътибарын җәлеп итү, шулай ук яшь буында Татарстан Республикасының табигый мирасына  сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатында,  Парклар һәм скверлар елында  ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Чулпан” дәүләт табигать тыюлыгы 2015 елның 23 мартыннан 27 апреленә кадәр “Җир – бәһасез табигый мирас” шигаре белән “Парклар маршы-2015” дип аталган табигатьне саклау акциясе уздыра.
Чәршәмбе көнне Үзәк мәдәният йортында район оешмалары һәм предприятиеләре хисапчылары өчен семинар булды.
Анда Пенсия фондының Социаль иминиятләштерү фондына “Турыдан-туры  түләүләр” дип  аталучы пилот  проектын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.
Агымдагы атнада муниципаль берәмлекләрнең Республика Советы грант алырга теләүче  авыл җирлекләре арасындагы  конкурска  йомгак ясады. Анда  43 районнан 217  авыл җирлеге катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгәндә, туганнарыбызны, сөекле һәм якын кешеләребезне искә аласы килә.
Төп  капиталга инвести-цияләр күләме буенча Татарстан Идел буе Федераль округында – беренче, Россиядә бишенче урында тора. Республика лидеры Рөстәм  Миңнеханов  стратегиясе, илдәге катлаулы икътисадый вазгыятькә   карамастан, инвестиция-ләр килүне тәэмин итә.  Хәтта кризис чорында да бездә яңа җитештерү объектлары ачыла. Инвесторлар, ышанычлы партнер буларак, Татарстанга һәм  аның лидерына ышаналар.
19 нчы гасырга чаклы безнең төрки бабаларыбыз Яңа елны 21 нче мартта каршылаганнар. Бу көнне көн белән төн тигезләшә, Яңа ел, яңа көн туа һәм аны Нәүрүз бәйрәме дип йөртәләр.
Биектау районы прокуратурасы, янгын күзәтчелеге һәм җирле үзидарә органнары белгечләрен җәлеп итеп, Биектау авылында урнашкан “Биектау” сәүдә-күңел ачу комплексында янгын куркынычсызлыгы турындагы закон һәм шәһәр төзелеше законы таләпләре үтәлешен тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International