Айгөл – актив, эшлекле, инициативалы кыз. Ул мәктәп һәм район күләмендәге чараларда актив катнаша, укучыларның мәктәп үзидарәсе әгъзасы булып тора. 2014 елның сентябрендә “Орленок” Бөтенроссия балалар лагерена барды, аннан лагерьдагы бәй-геләрдә актив катнашканы өчен Мактау грамотасы алып кайтты.
Ул тарих буенча 2014 елгы Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы, рус теле, әдәбияты һәм тарих буенча 2015 елгы Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры, рус теле, әдәбияты, тарих, экология буенча фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүче, химия, биология һәм җәмгыять белеме буенча призлы урынны яулаучы.
Аны рус теле һәм әдәбиятыннан Лена Фариль кызы Фәләхова укыта.
Лена Фариль кызы рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып 1981 елдан бирле эшли. Үзен талантлы, таләпчән, иҗади эшләүче, югары һөнәри осталыкка ия педагог итеп танытты.
Укытучының педагоглык эшчәнлегенә фәнен ти-рәнтен белү, укыту һәм тәрбия методикасын яхшы үзләштерү, укучылар белән дустанә мө-нәсәбәттә аралашу хас. Аның һәр дәресендә сөйләмнең төрле стиленә һәм тибына караган текстны анализлау буенча киеренке эш бара. Тәкъдим ителгән темага фикерләргә өйрәтелә, укытучы игътибарны укучыларның фикерләү осталыгын арттыруга юнәлтә.
Әдәбият дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга матур әдәбият әсәрләрен тирәнтен анализлаганда үзара җанлы фикер алышу юлы белән ирешелә.
9 сыйныфта тарихны Любовь Георгиевна Олькова укыта.
Любовь Георгиевна Олькова үзен инициативалы, иҗади эшләүче педагог итеп танытты.
Патриотик, гражданлык тәрбиясе – укытучының төрле чорда яшәгән кешеләр язмышы белән таныштыру аша узганнарга карата кызыксыну уяту, гражданлык позициясе – җәмгыятьтә бергә яшәгән кешеләр белән элемтәне аңлау, укучыларны толерантлык, диннәрне хөрмәт итү, татулык рухында тәрбияләү кебек конкрет максатлар белән дәрестән тыш эшләвенең мөһим юнәлешләре. Әлеге эшнең нәтиҗәсе – укучыларның тарих белән кызыксынуы, аларның конференцияләрдә иҗади хезмәтләре белән чыгыш ясавы, конкурсларда яуланган призлы урыннар. Аның укучысы Эльвина Шакирова “Перспектива” номинациясендә “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” дигән III һәм IV Төбәкара конкурста җиңү яулады.
Мәктәпнең укыту-тәрбия барышында физик культура укытучылары аерым урын алып тора. Укучыларның физик сәламәтлеге күп дәрәҗәдә алардан тора. Руслан Рөстәм улы Гарәфиев Мүлмә урта мәктәбендә 20 елдан артык эшли. Югары һөнәри осталык белән беррәттән, ул кешелеклелек сыйфатларына да ия. Балаларны сәламәт, көчле, нык һәм кыю булырга нәкъ менә шушы кеше өйрәтә, дип, горурланып әйтергә мөмкин. Руслан Рөстәм улы җәмәгать эшләренең үзәгендә була. Республика фестивальләрендә, форумнарда, слетларда, һөнәри осталык буенча шәһәр конкурсларында катнаша. Укытучы укучылардан спортчылар тәр-бияләүгә күп игътибар бирә.
Аның укучысы Ришат Салихҗанов – физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры. Ул шулай ук милли көрәш, чаңгы ярышы һәм кросс буенча Биектау муниципаль районы беренчелегендә күп тапкырлар җиңеп чыкты һәм призлы урыннарны яулады. Волейбол буенча районның җыелма командасы составына керә. 2013-2014 нче уку елында тормыш иминлеге нигезләре олимпиадасының муниципаль туры призеры.
2 нче Биектау урта мәктәбенең 5 “А” сыйныфы укучысы Алина Муллина математика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урынны яулады.
Алина ишле гаиләдә иң олы бала. Акыллы, актив, шат күңелле. Ул бары тик “5”ле билгеләренә генә укый, музыка мәктәбенә йөри, футбол, бию белән мавыга.
Алинаны математика буенча Илсияр Исмәгыйль кызы Аксанова укыта.
Эше тиешенчә җайга салынганлыктан, укытучы фәнен укытуда югары нәтиҗәләргә ирешә. Соң-гы өч елгы күрсәткечләр: өлгереш – 100%, белемнең сыйфаты – 60%, укучыларның белем дәрә-җәсе – 63%. Әлеге саннар укытучының иҗади мөмкинлекләре югары булуны күрсәтә. Ә укучыларның ныклы белеме танып-белү активлыгы һәм укыту күнекмәләренең тәртипкә салынган, оештырылган булуы белән бергә үрелеп алып барыла. 2012 елда БДИ буенча уртача балл – 46, 2014 елда – 49,4 балл һәм бу Россия күләмендәге уртача баллдан югарырак.
Укытучы сәләтле балалар белән эшләү буенча нәтиҗәле система булдырган. Илсияр Исмәгыйль кызының укучылары конкурслар һәм олимпиадаларда актив катнашалар. 2013 елда аның укучысы Диләрә Уразова тикшеренү эшләре буенча “Академик укулар” дигән III республика конкурсында 1 урынны, ә 2014 елда Каюм Насыйри исемендәге ХII Үсмерләр фәнни-тикшеренү укуларында 2 урынны алды. Аның максатчанлыгы һәм хезмәтендәге эзлеклелеге укучыларына мәктәптәге һәм муниципаль дәрәҗәдәге олимпиадаларда югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирде.
Дөбъяз урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Регина Булатова тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урынны яулады.
2010 елдан ул кадетлар сыйныфында укый, класс командиры урынбасары, “Булачак сугышчы” хәрби-патриотик клубы әгъзасы.
2013 елда Регина Биектау районының иң яхшы кадеты булды. Ул спорт белән мавыга, волейбол һәм ату белән шөгыль-ләнә, бик күп муниципаль һәм республика ярышларында катнашты. Спортның хәрби-гамәли төр-ләре буенча призлы урыннарны алды. 2014 елда “Сугыш чоры балалары“ темасына Бөтенроссия күләмендәге “Сугыш балалар күзе белән” дип аталган инша-эссе конкурсында призлы урынны алды.
Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп, муниципаль һәм төбәк этапларында 8 нче сыйныфтан бирле катнаша һәм югары нәти-җәләргә ирешә. 2013 һәм 2015 елларда төбәк этабында призер булды.
Мүлмә урта мәктәбе укытучысы Хиндия Һидият кызы Сәлахова зур тәҗрибә туплаган, тирән белемгә ия булган һәм балаларга белем бирүгә ихлас һәм чын мәгъ-нәсендә иҗади мөнәсә-бәттә торучы педагогларның берсе. Мондый кешеләр турында “бөтен барлыгын хезмәтенә багышлап, янып эшли”, диләр.
Аның өчен дәрес – иҗат, мәдәнилек дәресе, югары рухилык, һәр баланың уңышка ирешүе. Укытучы сәләтле балаларны игътибар үзәгендә тота. Аның укучылары өч ел дәвамында рус теле һәм әдәбияты олимпиадаларының муниципаль турында алдынгы урыннарны яулыйлар һәм республика дәрәҗәсендәгесендә катнашалар.
Рус теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында катнашкан 11 сыйныф укучысы Лилия Садыйкова быел рус теле олимпиадасында призлы урынны алды.
3 нче Биектау мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Азат Әхсәнов гуманитар фәннәр – тарих һәм география белән мавыгып шөгыльләнә.
Ул геология буенча республика олимпиадасы призеры булды. Ул шулай ук гамәли физика белән мавыга, Казандагы “Орбита” радиотехника түгәрәгенә йөри. Район спорт комплексында тхэквондо белән шөгыльләнде.
Азат ел саен тарих, җәмгыять белеме, география һәм геология буенча муниципаль, Бөтенроссия фән олимпиадаларында катнаша. 2014 елда тарих һәм география буенча муниципаль олимпиадада җиңү яулады, геология буенча призер булды. География һәм тарих буенча республика олимпиадасында катнашты. 9 сыйныфта дәүләт йомгаклау аттестациясендә география буенча 93% – югары күрсәткечкә иреште. Укытучылар аның турында дәресләрдә игътибарлы, күзәтүчән, тырыш, диләр.
Географиядән аны Энҗе Гыймай кызы Гыймадиева укыта.
Энҗе Гыймай кызы укучыларның фәнни-тикшеренү эшенә зур игътибар бирә. Яшь тикшеренүчеләрнең тәҗрибәле педагог җитәкчелегендә башкарган хезмәтләре муниципаль, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм конкурсларда тәкъдим ителде. “Башлангыч чыганакларга мөрәҗәгать итү”, “Туган як табигате”, “Ватанга хезмәт итәм”, Туган якны өйрәнү буенча туристлык хәрәкәте – “Минем музейлы илем”, “Болгар – борынгылыкның бөеклеге”, “Туган якның гүзәллеге”, “Яшел планета” I, II, III нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Әлеге хезмәтләр яхшы сыйфатлы, күләмле һәм үткәрелгән тикшеренү-ләрнең тирәнлеге белән аерылып торалар. Укытучы тырышлыгы, иҗади эшләве, укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештырганы өчен мәгариф бүлеге, Казанның дәүләт технологик университеты, Туган якны өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия оештыру комитетының Рәхмәтенә (благодарность) лаек булды.
Алда әле конкурслар, олимпиадалар күп булыр. Укучыларыбызга һәм аларның остазларына зур җиңүләр һәм яңа иҗади уңышлар телибез!