Өч авыл җирлеге миллионлы булды

2015 елның 3 апреле, җомга

Агымдагы атнада муниципаль берәмлекләрнең Республика Советы грант алырга теләүче  авыл җирлекләре арасындагы  конкурска  йомгак ясады. Анда  43 районнан 217  авыл җирлеге катнашты.

Конкурс шартлары буенча  авыл җирлекләре эшчәнлеге түбәндәге билгеләр буенча бәяләнде:  ел дәвамында  уртача халык саны, салымнар һәм салым булмаган түләүләрне җыю, кече һәм урта бизнес эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең баш саны. Шулай ук торак төзелеше, юлларның нинди хәлдә булуы һәм  җирлек территориясендә  хокук тәртибе бозу очракларының булмавы да исәпкә алынды.

Конкурста җиңүчеләр арасында  Биектау районыннан өч җирлек бар. Болар – Иске-Казан, Дачное һәм Алат авыл җирлекләре. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Фото http://news.rambler.ru/21105895/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International