Җиңү җиңел бирелмәде

2015 елның 3 апреле, җомга

Сугыш!.. Бу  сүзне ишетүгә йөрәкләрне шом баса, күңелләрне үткәннәрнең канлы хәтирәләре  бимазалый. Сугыш беткәнгә 70 ел  үтсә дә, ул көн әле кичә генә булган кебек.

Чөнки бу көн ветераннарыбызның хәтерләрендә, улларын югалткан аналарның йөрәгендә, тыл ветераннарының  күңел сандыгында, “әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән ятимнәрнең  бәгырьләрендә саклана.
Сугыш  фаҗигаләрен  онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш  сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн  кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмады, алар йөрә-гендә сугыш калдырган яра мәңге төзәлмәде. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Бу көннең килүендә сугыш ветераннарының гына түгел, тыл ветераннарының да өлеше чиксез зур.

Башка җирләрдәге кебек үк,  безнең  Өллә-Казаклар авылында да  тыл  ветераннарына юбилей медальләре тапшырдылар. Аларны ветераннарыбызга  район башлыгы урынбасары Ләйсән Илгиз кызы  Галәүтдинова  тапшырды. Көчле алкышлар астында күкрәк-ләренә медаль  тагып,  кулларына чәчәкләр  тотып утырган  ветераннарыбыз өчен барыбыз да шатландык. Котлау сүзе белән Казаклар авыл җирлеге башлыгы Гыйльметдин  Шәмсиев   чыгыш ясады. Сәхнә дә бәйрәмчә бизәлгән иде. Аннан мәктәп укучылары тарафыннан театральләштергән концерт күрсәтелде. Мәдәният йорты каршында оештырылган “Моң” триосының чыгышы, алар башкаруында сугыш чоры җырлары  кунаклар күңеленә хуш килде. Укучыларның һәр чыгышы алар тарафыннан җылы кабул ителде. Яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез  югалганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганда ветераннарыбызның күзләрендә яшь тамчылары ялтырады.

Кадерлеләребез, сезнең сафларыгыз елдан-ел  сирәгәя бара. Ходай сезне сәламәтлектән аермасын иде. Оныкларыгызның балаларын да күреп сөенергә язсын сезгә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International