Ярдәмче хуҗалыклар өчен

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Айбаш авыл җирлегендә  унөч  шәх-си ярдәмче хуҗалык ташламалы  шартларда  саву аппаратлары алды.

Бу шактый зур ярдәм  һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтү  белән  кызыксынуны арттыру, шулай ук алардагы сыерларның баш санын ишәйтү өчен  яхшы этәргеч тә. Моннан алдагы елларда саву аппаратларын егерме хуҗалык алган иде, быел унөче алды. Саву аппаратлары бәясенең  кырык  проценты шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга субсидия  итеп кире  кайтарыла. Ташламалы шартларда саву аппаратларын алу исемлегенә  үз хуҗалыгында өчтән күбрәк сыер асраучылар кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International