ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татар Әйшәсендә яшәүче Закиров Фәрит Закир улы  һәм Закирова Наилә Касыйм кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны  Иске- Казан авыл җирлеге исеменнән тәбрик итәбез,  бер-берсенә терәк, бер- берсенә кирәк булып, балаларының, оныкларының игелеген күреп озын- озак яшәүләрен телибез.  
5 декабрь көнне Коркачык авылы мәдәният йортында билбау көрәше буенча Россия чемпионы Рамис Хайруллин исеменә яшьүсмерләр арасында көрәш бәйгесе булды. Бәйгедә 11 авылдан 86 егет көч сынашты. Коркачыктан Ранис Загидуллин (1) , Фирзәр Хайруллин (3) Ришат Мингазов(3), Закиров Инсаф(3) , Гадел Гарипов ( 1) пьедестал баскычында горур кыяфәттә спорт осталарыннан махсус бүләкләр алдылар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

5-6 декабрьдә Мари Иленең Йошкар-Ола шәһәрендә узган көрәш буенча Россия чемпионаты 90 нчы еллар азагы, ике меңенче еллар башын искә төшерде.

Төркия хакимияте исәпләве буенча, Россия тарафыннан кертелгән чикләүләр, шулай ук төрле тармактагы элемтәләр өзелү аркасында ил 9 млрд. доллар зыян күрә.

Декабрь аенда яңгыр яуса да, Казанда һава температурасы рекорд куя, дип әйтеп булмый әле.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән шундый хәбәр җиткерделәр.

Мисырга очышлар туктатылганнан соң Россия кулланучылар хокукын яклау идарәсенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарә тармагына 70 тән артык гариза кергән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанга бер көнлек эш визиты белән килде.

Иртән балалар бакчасы мәйданчыгында уйнап йөргән кыз бала махсус ясалган тауның баскыч арасына башын тыга һәм тыны кысылудан җан бирә.

Казанда коммуналь хезмәт оешмалары яңадан исәпләү үткәргәннән соң, халыкка 2015 елда җылылык өчен түләгән акчаның 200 миллион сумын кире кайтарырга җыена.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International