5-6 декабрьдә Мари Иленең Йошкар-Ола шәһәрендә узган көрәш буенча Россия чемпионаты 90 нчы еллар азагы, ике меңенче еллар башын искә төшерде.
Ул вакытта да илкүләм ярышта Татарстан данын ике көрәшче яклый һәм, башлыча, калганнар өченче урын өчен бил алыша иде. Бу юлы да шулай булды. Әмма хәзер рәсми төстә генә түгел – Татарстан көрәшчеләре күрше төбәкләргә “качып” беткән...
Булат Юнысов, Илсур Нәбиуллин, Илшат Әгълиуллин, Алмаз Мостафин... Әлеге егетләрнең исеме Татарстан күләмендә уздырылган ярышларны күзәтеп баручылар өчен яхшы таныш. Арларында Мамадыш һәм Нурлат районы данын яклап бил алышучылар бар. Алардан тыш Артур Зөлкәрнәев, Муса Галләмов, Сергей Павлик исемнәрен атарга була. Болары – “күчмә кошлар”. Ләкин төбәк алыштыру вакыты ел фасылына түгел, ә Россия һәм Татарстан чемпионатының кайчан уздырылуына бәйле.
Мари Илендә узган ил чемпионатында җиңүчеләр исемлегенә күз салсак, әлеге көрәшчеләр Самара, Ульяновск, Башкортстан, Мари Иле командалары данын яклаган. Бәхәслеме?! Әлбәттә! Бу уңайдан социаль челтәрдәге “Батырлар” төркемендә дә бәхәс кузгалып маташа. Андагы фикерләрләргә күз салсак, Россия чемпионатының баш сәркатибе, үзе дә келәмдә бил алышучы Азат Нурмөхәммәтовның сүзләре үзенә җәлеп итә. “Барлык егетләр дә паспортта күрсәтелгән яшәү урыны буенча кертелде. Аерым көрәшчеләрнең Татарстан чемпионатында кайсы команда өчен көч сынашуын тикшерү, Россия көрәш федерациясе вәкаләтләренә керми”, – дип язган Азат.
Фикер авторы вәзгыятьнең асылын яхшы белә. Килешәм, Россия чемпионатында катнашырга теләк белдерүчеләр паспорттагы мөһерләр кат-кат тикшерелгәннән соң гына кертелгәндер. Ә Татарстан күләмендәге ярышта мондый хәл башкарылмый мәллә? Башкарыла, билгеле. Муса Галләмов белән Артур Зөлкәрнәевның Теләчедә “яшәвен” исбатларга кирәк булса, теләчеләр әллә нинди дәлилләр китерергә дә мөмкин. Сергей Павлик та мөһерле паспортсыз гына бер-бер артлы районнар алмаштырып йөри алмый торгандыр.
Барысы да нигезле кебек. Әмма күрә торып күз буяу. Моннан котылуның бернинди авырлыгы да юк. Эшне сөйләшүдән, чаралар күрүгә юнәлдерә башларга кирәк. Моның өчен көрәш федерациясенең Татарстандагы федерациясенә җиң сызганып эшләргә тиештер, мөгаен. Чөнки Россия федерациясендә үзебезнең егетләр эшләсә дә, вәкаләтләре башка икән бит. Аларга көрәшне дөнья күләмендә таныту, дөнья чемпионатына алтмыш көрәшче җыеп, шуның белән күкрәк сугып мактану кирәгрәк. Ә ил келәмендә тәртип булмаса да ярый. Хәер, әлеге тәртипсезлек аларга дан гына өсти. Россия чемпионатында Татарстан егетләреннән Удмуртия, Ульяновск төбәге көрәшчеләре өстен чыксын әле?! Федерация төбәкләрдә дә “эш алып” бара икән бит! Болай булгач, нишләп егетләргә Азәрбайжан, Кытай паспортлары да эшләтеп, дөнья чемпионатын да ныграк танытмаска?! Монысы авыррак шул – Татарстан көрәшчеләре кулында Кытай мөһере юк...
Ә Россия чемпионатына килгәндә, Айвар Билалов белән Ильяс Галимовның Россия чемпионатына бармавы игътибарга лаек. Шуңа бәйле рәвештә Муса Галләмов белән Сергей Павликның чемпион калуына юл ачылган. Тагын бер кызыклы факт: Муса Галләмов үзенә Татарстаннан чакыру булмавын да җиткергән. Чакырсалар, үз илендә Татарстан өчен көрәшер иде микән? Монысы да җавапсыз сорау!
...Россия чемпионаты “прописка” мәсьәләсен тагын бер тапкыр кузгатты. Монысы проблеманы хәл итү өстендә эш башларга җирлек булырмы, әллә үзебезнең егетләр кем өчен бил алышса да яхшымы? Җавапны бәлки Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнирда ук белербез.

Фәрит САЛИХОВ