Казанда коммуналь хезмәт оешмалары яңадан исәпләү үткәргәннән соң, халыкка 2015 елда җылылык өчен түләгән акчаның 200 миллион сумын кире кайтарырга җыена.
Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде. "Бу атнада халыкка таратылачак ноябрь өчен түләү кәгазьләрендә үк әлеге яңадан исәләү чагылыш тапкан", – дип аңаткан И.Гыйниятуллин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда, Түбән Камада һәм республиканың башка районнарында 1 октябрьдән җылылык өчен түләүнең яңа системасы – куллану факты буенча исәп-хисап ясау кертелде. Шул сәбәпле һәм җылы һава торышы булу нәтиҗәсендә казанлылар 1 декабрьгә кадәр, узган елның шул чоры белән чагыштырсак, 126 миллион сум акчаны янга калдырган. Кышын казанлылар түләүләрнең үсүенә әзер булып торырга тиеш.