Төркия хакимияте исәпләве буенча, Россия тарафыннан кертелгән чикләүләр, шулай ук төрле тармактагы элемтәләр өзелү аркасында ил 9 млрд. доллар зыян күрә.
Бу хакта җирле NTV телекомпаниясенә Төркиянең вице-премьеры Мехмет Шимшек җиткергән. "Россия белән элемтә өзелү аркасында килеп туган кризисның иң начар сценариясе буенча да, Төркия 9 млрд. доллар югалта", – дип белдергән ул. Ул шулай ук Төркия беренче көннәрдә үк кризис белән көрәш ысулларын эшләгән, барлык тармаклар да әзерләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр төрек гаскәриләре безнең Су-24 очкычын бәреп төшергәннән соң бозылды.