Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 8 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Ел башыннан Казанда көйләнелмәүче юл кичү урыннарында җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешайган.
Гомерләрне айлар, еллар саный.
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын нәрсәләр бар.
Гомердән дә кыска ниләр бар?
Шул гомернең кадерләрен белеп
Яшәргә дә иде яшәргә.
Гомер икәү түгел, гомер бер ул
Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.
2015 елның 3 декабрендә кабатланмас якты талант иясе, халкыбызның сөекле композиторы Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең тууына 115 ел тула.
Минемчә, әбисе, бабасы, дәү әти һәм дәү әнисе булганнар иң бәхетле кешеләрдер. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь булмас иде. Бүгенгесе көндә безгә үзләренең тормыш тәҗрибәләрен, үгет-нәсихәтләрен биреп торучы дәү әнием һәм әбием бар. Әлеге язмамда дәү әнием Гәрәева Үлмәсбикә Гыйльфан кызы турында сөйлисем килә. 10нчы ноябрьдә без аның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттек.
Әниләр көнен билгеләп үтү Ямаширмә мәдәният йортында гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашында "Әнием - кадерлем" исемле бәйрәм концерты белән башланды.
Дөньяда иң гүзәл,
Иң матур, нурлы зат
Ул минем әнием,
Ул минем әнием.
Татарстандагы хезмәткәрләрнең һәр 10нчы кешесе диярлек эш вакытында үлемгә китерә торган тән җәрәхәтләре ала. Соңгы мәгълүматларга гына караганда да, республикада эш вакытында 60 кеше һәлак булган. Моның турында Татарстан профсоюзларының конференциясндә хәбәр иттеләр.
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге.