ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Киләсе елга Татарстанда Сабан туе 4-5 июнь көннәрендә уза.

Татарстанда ЮХИДИ постларында быелның 11 аенда 647 автотранспорт чарасы тикшерелгән.

Казанда гыйнвар-октябрь айларында уртача хезмәт хакы 33 мең 501 сум тәшкил иткән.

Тиздән Татарстанда җыелган бурычларын түләргә ашыкмаучы затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Шул ук вакытта тагын бер мөһим үзгәреш гамәлгә керә: ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән затларга 50 процент ташламалар каралачак.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәре белән уртаклашты.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан башкаласында үткәрелүче “Тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны” дип исемләнгән Төньяк Кавказ дини лидерларының II Конгрессында катнаша.

Декабрьнең җиде көнендә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегнә зыян китерердәй 97 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе
5 декабрь көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында "Пар канатлар" дигән бик матур кичә булып узды. Әлеге чарага 25 һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер итүче гаилә парлары чакырылган иде.
6 декабрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә узара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле референдум утте.

Авыл җирлеге башлыгы Фоат Сабитов, Олы Битаман инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Зәйнуллина, мәдәният хезмәткәрләре һәм социаль хезмәткәрләр  22 кешенең өйләренә йөреп, аларның хәл-әхвәләрен сорашып, бүләкләр өләштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International