Татарстан юлларында җиде көн эчендә 9 кешенең гомере өзелгән

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Декабрьнең җиде көнендә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегнә зыян китерердәй 97 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

 

Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысына якыны Казанда булган – 42 очрак. Декабрь һәлакәтләре 9 кешенең үлеменә китергән, 117 кеше тән җәрәхәте алган. Казандагы һәлакәтләрдә1 кеше үлгән, тагын 42сенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Әлеге саннарын Татарстан ЮХИДИ идарәсе китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International