Татарстан юлларында 256 техника эшләгән

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәре белән уртаклашты.

 

Кичә, 7 декабрьдә, Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 256 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 178 техника.

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган: башкаладан 1833 пассажир киткән, шәһәребезгә 1895 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International