2016 елда Татарстанда Сабан туе көннәре билгеләнде

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Киләсе елга Татарстанда Сабан туе 4-5 июнь көннәрендә уза.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Казанда һәм республика районнарында Сабан туе уздыру көннәре турындагы указны имзалады. Милли бәйрәмебез район һәм шәһәрләрдә – 4-5 июньдә, Казанда – 9 июльдә үткәреләчәк.

Бәйрәмне оештыру ТР Хөкүмәтенә йөкләнә. Милли бәйрәмдә актив катнашуларын сорап җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмә һәм оешмаларга тәкъдим белән чыгачаклар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International