Татарстанда ЮХИДИ постларында 647 автотранспорт тикшерелгән

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Татарстанда ЮХИДИ постларында быелның 11 аенда 647 автотранспорт чарасы тикшерелгән.

 

Шуларның 117се күзәтү астындагы йөкнең кагыйдә бозып алып барылуын ачыкларга ярдәм иткән. Күпчелек очракта йөк ветеринар-озату документларыннан башка алып барылган. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итүенчә, бу – 5062 баш мал-туар һәм кош-корт, 49,4 тонна терлек продукциясе, 14,2 тонна азык. Шул уңайдан 113 очрак буенча административ эш рәсмиләштерелгән. Административштраф суммасы – 207,6 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International