Олы Битаман авыл җирлегендә инвалидлар декадасы

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Олы Битаман авыл җирлегендә тумыштан инвалид булган 22 кеше яши. Һәр ел мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне Олы Битаман мәдәният йортына чакырып концерт күрсәтеп, бүләкләр өләшенә иде. Быел бу башкачарак форматта узды. Авыл җирлегендә урнашкан барлык кибетләргә хәйриячелек ящиклары куелды, инвалидларның язмышына битараф булмаган авыл халкы үз өлешен кертте һәм җыелган акчага азык-төлек пакетлары тутырылды. Авыл җирлеге башлыгы Фоат Сабитов, Олы Битаман инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Зәйнуллина, мәдәният хезмәткәрләре һәм социаль хезмәткәрләр  22 кешенең өйләренә йөреп, аларның хәл-әхвәләрен сорашып, бүләкләр өләштеләр. Җитәкчеләрнең, хезмәткәрләр һәи гомумән авылдашларының  үзләренә булган игътибардан аларның күңелләре булып, күзләрендә нур балкый иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International