5 декабрь көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында "Пар канатлар" дигән бик матур кичә булып узды. Әлеге чарага 25 һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер итүче гаилә парлары чакырылган иде.

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе
5 декабрь көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында "Пар канатлар" дигән бик матур кичә булып узды. Әлеге чарага 25 һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер итүче гаилә парлары чакырылган иде. Алып баручы китапханәче Рузинә Габдрахманова гаиләләрне бер-бер артлы сәхнәгә чакырып торды. Парлар үзләренең танышу тарихларын, ныклы гаилә коруның үзләре генә белә торган серләрен сөйләделәр, гаилә тормышына багышланган төрле сорау-табышмакларга җавап бирделәр. Болар бар да үзешчән артистларыбызның зәвыклы чыгышлары белән үрелеп барды - Ахметханова Миләүшә, Батршина Розалия, Зиннатуллин Ришат, Файзрахманова Гөлфия, Садыкова Алия тамашачыларга үзләренең җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр. Гаилә парларын котларга сәхнәгә һәрберсенең балалары, оныклары күтәрелде, алар һәркайсы үзләренең әти-әниләре исеменә бик күп җылы сүзләр әйттеләр, тәрбия биргән өчен олы рәхмәтләрен ирештерделәр. Алат спиртзаводы авылыннан 38 ел бергә гомер итүче Хафизов Рафис һәм Наилә гаиләсен котларга биш бала, өч кияу, җиде онык, Рафис абыйның бертуган сеңлесе сәхнәгә менде, алар анда чак сыештылар, Бу вакытта Наилә һәм Рафисның күзләрендә шатлык яшьләре иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International