Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан башкаласында үткәрелүче “Тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны” дип исемләнгән Төньяк Кавказ дини лидерларының II Конгрессында катнаша.
Чарада Төньяк Кавказ дини лидерлары, Кырым һәм Татарстан дини оешмалары, дини белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Халыкара ислам миссиясе, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнаша.
Конгресс барышында төбәктәге дини вазгыять, Төньяк Кавказ федераль округында тынычлыкны һәм тотрыклылыкны ныгыту, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре юнәлешләрендә тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла.
Чараны Вөҗдан иреге, дини оешмалар белән эшләү Комитеты һәм Дагыстан мөфтияте “2015 елда Дагыстан Республикасында террорчылык идеологиясенә каршы тору комплекслы программасы” дигән дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан оештырдыла, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Иртән Камил хәзрәт Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев һәм яшь мөселманнар белән дә очрашкан.